Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар балалар бакчаларына чират төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә

Агымдагы ел азагында гына өч яше тулган балалар бакчага киләсе елда гына эләгә алуы проблемасы күтәрелде.

«Бердәм Россия» фракциясе депутатлары балалар бакчаларына чират формалаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кирәк дип саный. ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында парламентарийлар исеменнән Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.

«Яңа балалар бакчалары төзү, вариатив формалар үсеше, дәүләт-хосусый партнерлык ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар даими артып тора. Балалар бакчаларына чират проблемасы акрынлап хәл ителә. Ләкин балаларына ноябрь, декабрьдә генә өч яшь тулган ата-аналар проблемага юлыга. Алар балалар бакчасына юлламаны киләсе елда гына ала», - диде Альберт Хәбибуллин.

Ул әни кешенең баласына өч яшь тулгач эшкә чыгарга тиешлеген искәртте. «Бу сорауга игътибар бирүегезне һәм балаларның чиратын формалаштырганда, группалар комплектланганда балаларның яшен исәпкә алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», - диде Хәбибуллин.

Депутат чыгышында күптән түгел яшүсмерләрне кыйнау фактлары ачыкланганына тукталды. «Экспертлар бу мәрхәмәтсезлек очракларын укучыларның оешкан җинаятьчел группировкаларга җәлеп ителүе белән бәйли», - диде. Моңа бәйле рәвештә, группировкалар феномены белән кабат очрашмас өчен, Татарстан Хөкүмәтенә профильле министрлыкларның яшьләр даирәсендә профилактик эшен көчәйтүне тәкъдим итте.

Альберт Хәбибуллин мәктәпләрне штаттагы психологлар белән тәэмин итүгә игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Өстәмә белем, спорт белән шөгыльләнү һәр гаилә өчен үтемле булырга тиеш, диде.

Фото: архив / Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев