Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар электрон почта кулланучыларның шәхесен ачыкларга тәкъдим итте

Mail.ru вице-президенты һәм техник директоры Владимир Габриелян закон проектын урынсыз, артык һәм бизнес чыгымнарын арттыра дип саный.

Электрон почта кулланучыларын идентификацияләү, ягъни аларның шәхесен ачыклауны күздә тоткан закон проектын Дәүләт Думасына Федерация Советы әгъзалары Андрей Клишас, Александр Башкин, Людмила Бокова һәм Александр Карлин тәкъдим иткән. Документ парламентның түбән палатасының мәгълүмат базасында урнаштырылган.

Документның аңлатма язуыннан күренгәнчә, e-mail кулланучыларын "электрон почта сервисын оештыручы белән элемтә операторы төзегән идентификацияләү турындагы килешү нигезендә абонент номерыннан файдаланып“ идентификацияләү тәкъдим ителә.

Шулай ук закон инициативасы идентификация узмаган кулланучыларның хатларын җибәрүне тыюны күздә тота. Шулай ук почта тарафыннан тыелган яки законсыз мәгълүмат булган хатларны сервислары хуҗалары тыю да каралган. Проект авторлары сүзләренчә, шул рәвешле алар терактлар куркынычы турындагы ялган хәбәрләр җибәрү белән көрәшергә ниятли.

Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Леонид Левин хәбәрләрне тыюда “гражданнарның Конституциядә билгеләнгән шәхси язышу сере хокукын чикләү куркынычы” бар дип белдерде.

Mail.ru вице-президенты һәм техник директоры Владимир Габриелян закон проектын урынсыз, артык һәм бизнес чыгымнарын арттыра дип әйтте.

Интернетта хокукларны яклау буенча вәкаләтле вәкил Дмитрий Мариничев документны, язышу хокукын һәм Россия Конституциясен боза, шулай ук техник яктан үти алмаслык дип саный.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев