Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләүне хуплады

“Ләйлә Фазлыева вице-премьер вазифасында социаль мәсьәләләр блогын алып барачак”, - диде Алексей Песошин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ләйлә Фазлыева Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына тәкъдим ителде. Бүген бу мәсьәлә Дәүләт Советы утырышында каралды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль сәясәт комитетының үзенең утырышында Фазлыева кандидатурасын каравын билгеләп узды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу кандидатураның Татарстан Президенты тәкъдиме белән кертелүен искәртте. “Ләйлә Ринатовна Президент ярдәмчесе вазифасында социаль мәсьәләләр өчен җаваплы булды, сәламәтлек саклау, социаль яклау, пенсия белән тәэминат кебек юнәлешләрне контрольдә тотты. Муниципаль хезмәттә җаваплы вазифаларда зур тәҗрибәсе мөһим роль уйнады. 2007 елдан Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары, 2011-2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булды. Эш дәверендә үзен булдыклы җитәкче, профессионал, актив тормыш позициясе булган максатчан кеше итеп күрсәтте. Республикада социаль мәсьәләләрне хәл итү әһәмиятле сорауларның берсе булып тора. Ләйлә Фазлыева вице-премьер вазифасында социаль мәсьәләләр блогын алып барачак. Социаль юнәлешле иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәк”, - дип Хөкүмәт башлыгы депутатлардан аның кандидатурасын хуплауларын сорады.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова парламентарийларга Президент тәкъдиме белән ризалашуны киңәш итте. Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча электрон тавыш бирүне тәкъдим итте. Парламентарийлар Ләйлә Фазлыева кандидатурасын хуплады.

Фото: архив gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X