Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар Татарстанда хастаханә һәм мәктәпләр янында түләүле парковкаларны тыярга ниятли

Хакимият органнары гражданнарга түләүле парковкалар оештыру турында алдан ук хәбәр итәргә тиеш.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хастаханәләр, мәктәпләр, хакимият органнары биналары, шулай ук күпфатирлы йортларның гомуми милкенә караган җир кишәрлекләрендә түләүле парковкаларны тыярга ниятли. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында шул хактагы инициативаны хупладылар.

«Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»гы законның мәгънәсе шунда ки, нәрсәнең – ярый, нәрсәнең ярамый икәнлеге аңлашылырга тиеш. Парковкалардан файдалану өлкәсендә гражданнарның хокуклары киңәя», - дип ачыклык кертте комитет рәисе Марат Галиев.

Шул ук вакытта шәхси парковка хуҗаларына өстәмә ташламалар алу хокукы бирелә, дип искәртте ул.

Закон проектында күздә тотылганча, дәүләт яки муниципаль җирдә урнашкан түләүле парковкалар түбәндәге очракларда бушлай булырга тиеш: эш һәм шимбә көннәрендә җирле вакыт белән 21.00-7.00 сәгатьләрдә; транспорт чарасы 15 минуттан артык туктап тормаган очракта; якшәмбе һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә.

Парковка инвалидлар өчен бушлай булырга тиеш.

Хакимият органнарының гражданнарга түләүле парковкалар оештыру турында алдан ук (30 көн эчендә) хәбәр итүе шарт. Үзгәрешләр, закон проекты кабул ителгәннән соң, 2019 ел башыннан үз көченә керәчәк.

Фото: Татар-информ/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев