Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ди-джей Радик: «Моңа кадәр дә балаларым бар иде, әмма хәзер иң мөһиме – улым туды»

Мәскәүдә яшәүче ди-джей Радик күптән түгел әти булды. Башта ул никтер бәби көткәннәрен яшереп йөрде. Былтыр, шушы вакытта, хатыны Сылу белән Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә туй гөрләттеләр. "Хатыным университетта укый, ә мин гастрольләрдә, бала - соңрак", - дип әйткән иде интервью вакытында җырчы. Сабыйга Марсель дип исем кушканнар. Хәзер...

Мәскәүдә яшәүче ди-джей Радик күптән түгел әти булды. Башта ул никтер бәби көткәннәрен яшереп йөрде. Былтыр, шушы вакытта, хатыны Сылу белән Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә туй гөрләттеләр. "Хатыным университетта укый, ә мин гастрольләрдә, бала - соңрак", - дип әйткән иде интервью вакытында җырчы.

Сабыйга Марсель дип исем кушканнар. Хәзер Радик көн дә эштән ашыга-ашыга улы янына кайта.

- Радик, ничек соң әти булулары?
- Әйбәәәт! Үзе бер рәхәт! Марсель төннәрен концертлар куя башлады инде. Күрәсең, эче авыртадыр. Башта әнисе төн буе аның белән йөреп чыга, иртәнгә таба Сылу йокыга тала һәм бала карау миңа күчә.

- Исемне кем сайлады?
- Сылу авырга узгач ук, Марсель дип сөйли башлады да мин каршы килмәдем. Матур исем, миңа ошый.

- Мәскәүдә бала табу кыйммәтме?
- Очсыз димәс идем. Сылу дәүләтнеке булган балалар йортында тапты. Әмма һәр клиникада контракт системасы бар. Анда барлык уңайлылыклар да тудырылган. Бу хезмәтнең хакы - 120 мең сум. Балалар табу йортында уздырган 3 көн өчен дип исәпләсәң, кыйммәт чыга.

- Хәзер бит бала табу процессы вакытында әтиләр дә янда тора.
- Юк, мин алдан ук каршы булдым. Дөресен генә әйткәндә, ул әйберне аңлап бетмим. Миңа калса, ул ир-атның психикасына начар тәэсир итә.



- Балага әйберләрне алдан ук әзерләп куйган идегезме?
- Әйе, туганчы ук. Юк-бар имеш-мимешләргә ышанмыйбыз. Вакыт булганда, барысын да алып, әзерләнеп тордык. Безнең өчен иң мөһиме - сыйфат. Карават икән, ул - агачтан, кием икән, ул - киҗе-мамыктан булсын. Коляскабыз да шәп, 100 мең сумлык. Үзе җиңел, үзе уңайлы.

- Дәү әти һәм дәү әниләр сөенеп бетә алмыйдыр?
- Сылу ягында бишенче онык туды, ә минекеләр өчен - тәүге. Әлбәттә, сөенеп бетә алмыйлар. Сылу медицина университетында укый. 6 елын укыды инде, хәзер 2 ел - ординатура. Бала табу белән укырга чыкты. Хәзер баланы минем әни караша.

- Сез, әти буларак, ничек ярдәм итешәсез?
-Мин акча эшлим. Көн-төн эштә мин. Әлбәттә, бушагач, ашыга-ашыга Марсель янына кайтам. Кызганычка каршы, эшемне ташлап, өйдә генә бала белән утыра алмыйм. Проектларым күп. Ә һәр проектым - үл үзе бер бала. Аларның һәркайсын карарга, үстерергә кирәк. Әйе, моңа кадәр дә балаларым бар иде, әмма хәзер иң мөһиме туды. Үзең әти булмыйча, аның бар рәхәтен дә татып булмый икән. Бар хатын-кызга да - әни, ир-атларга әти булу бәхетен телим.


Зоя СОЛОШИНА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев