Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Диана Тәҗетдинова әтисен озатканда сеңелләрен аякка бастырырга, әнисен ташламаска вәгъдә бирде

Бүген Татарстанның музыкаль җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты, профессор, виртоуз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов белән хушлашты. Музыкант белән хушлашырга килүчеләрне балалайка көе каршы калды. "Әти үзен озатканда шушы музыканы куярга кушты, безгә еламаска дип әйтеп калдырды", - ди музыкантның кызы, җырчы Диана Таҗетдинова. Диана әтисен озатканда бөтен кеше алдында ул...

Бүген Татарстанның музыкаль җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты, профессор, виртоуз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов белән хушлашты. Музыкант белән хушлашырга килүчеләрне балалайка көе каршы калды. "Әти үзен озатканда шушы музыканы куярга кушты, безгә еламаска дип әйтеп калдырды", - ди музыкантның кызы, җырчы Диана Таҗетдинова.

Диана әтисен озатканда бөтен кеше алдында ул җиткезгән йорт-җирне карарга, сеңелләрен аякка бастырырга, әнисен ташламаска вәгъдә бирде.

Рафыйк Таҗетдинов хатыны Фирдәвес ханым белән өч кыз тәрбияләп үстергән. Олы кызы Диана үзе дә билгеле җырчы, ул әтисе белән бергә эшләгән, ике игезәк кызлары - Әдилә белән Аидага 17 яшь. Алар әле мәктәптә укыйлар.

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, халыкара конкурсларның Гран-при иясе, виртуоз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов Константиновка бистәсендәге Мөселман зиратына җирләнде.

Мәгълүмат өчен. Рафыйк Таҗетдинов 1961 елның 19 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туган. 1976 елда Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлегенә балалайка классына укырга керә. 1984-1988 елларда - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты. Соңрак үзе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыта, профессор.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев