Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Динә Гарипова илнең төп сәхнәсендә булачак концертына чакыра

"Тавыш" телепроектының беренче сезон җиңүчесе концерты 2017 елның 7 октябрендә Дәүләт Кремль Сараенда узачак. (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Динә Гарипова һәм Сергей Жилин Кремль Сараенда узачак концертларына чакыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. 2017 елның 7 октябрендә илнең төп сәхнәсендә - Дәүләт Кремль Сараенда "Тавыш"...

"Тавыш" телепроектының беренче сезон җиңүчесе концерты 2017 елның 7 октябрендә Дәүләт Кремль Сараенда узачак.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Динә Гарипова һәм Сергей Жилин Кремль Сараенда узачак концертларына чакыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

2017 елның 7 октябрендә илнең төп сәхнәсендә - Дәүләт Кремль Сараенда "Тавыш" телепроектының беренче сезон җиңүчесе Динә Гарипова һәм Сергей Жилин җитәкчелегендәге алыштыргысыз "Фонограф-Симфо-Джаз" оркестры чыгыш ясаячак. Бу кичтә 6000 тамашачыга "Очраклы булмаган охшашлык" концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Тамашачылар джаз, романслар, XX һәм XXI гасырның популяр музыкасы ёщм татар җырларын ишетә алачак. Концертта 5 телдә башкарылачак җырлар мәхәббәт һәм ялгызлык, хыял һәм күңел кайту, сәяхәт һәм ачышлар, төшенкелек һәм өмет, кешенең көчсезлеге һәм рухи батырлыгы, дуслык һәм тугрылык турында булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев