Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диния нәзарәте халык арасында эчкечелеккә каршы дәгъват алып бара

Хәзрәт педагогик кадрлар, укучылар, ата-аналар белән эшне көчәйтү эшен алып бару кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында дәгъват юлы белән эчкечелекне профилактикалау» темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды. 

Видеоконференциядә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Габбас хәзрәт Шляпошников Диния нәзарәтенең эчкечелекне булдырмауга каршы юнәлтелгән тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ислам алкоголь куллануны гына түгел, аның белән бәйле булган бар нәрсәне дә катгый тыя, чөнки күп кенә проблемалар нәкъ менә исерткеч эчемлекләр аркасында килеп чыга», — ди хәзрәт.

Моннан тыш, хәзрәт педагогик кадрлар, укучылар, ата-аналар белән эшне көчәйтү, яшүсмерләр арасында бәйлелекне профилактикалау буенча хокук саклау, медицина һәм башка органнар белән уртак эш алып бару кирәклеген басым ясап әйтте.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев