Диспансерлаштыру: плюслар һәм минуслар
Кайбер танышларымнан “Диспансеризация узып, булмаган чир эзләп йөрмим әле” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу фикер белән һич тә килешмим.
Диспансерлаштыру – ул халыкта төрле авыруларны ачыклау һәм кисәтү максатында үткәрелүче сәламәтлек саклау системасындагы чаралар комплексы дигәнне аңлата. Берничә елга бер тапкыр гына үткәрелүче әлеге процедураны соңгы елларда 40 яшьтән узучылар ел саен үтә башлады. Ул элек, миңа калса, исем өчен генә үтә иде, шуңа күрә аның әллә ни нәтиҗәсе дә булмады. Өлкән яшьтәгеләр аны гомумән теләп үтмәделәр. Чөнки табибларга күренү өчен көнозын чират торып алҗып бетәләр иде. Хәзер бу процедураны тиешенчә үткәрү өчен хөкүмәт тарафыннан зур игътибар бирелә һәм табиблар да нык кайгыртучанлык күрсәтәләр. Шәмәрдән участок хастаханәсендә, мәсәлән, диспансерлаштыру узучылар өчен аерым бүлмәләрне җиһазландырып, аларны гомуми чираттан азат иттеләр. Нәтиҗәдә барлык процедураларны да кыска вакыт эчендә узу мөмкинлеге туды. Диспансерлаштыру узучы 65 һәм аннан да югарырак яшьтәге өлкәннәрне Шәмәрдән участок хастәханәсенә караган авыллардан һәм Шәмәрдәндә яшәүчеләрне дә хастаханәгә өйләреннән җиңел машина белән алып килү оештырылды. Аларны участок терапевты белән шәфкать туташы каршы алып, кирәкле процедураларны кыска вакыт эчендә узарга ярдәм иттеләр.Соңыннан шул ук машина өйләренә кайтарып та куя иде. Хастаханәнең баш табибы әйтүенчә, участок терапевтлары диспансерлаштыру узучы өлкән яшьтәгеләрнең исемлеген булдырып, баш табибка тапшыралар. Шуннан соң график нигезендә район социаль яклау бүлегенә машинага заказ бирелә. Өлкәннәрне кайчан, сәгать ничәдә машина килеп аласын шәфкать туташлары алдан искәртеп куялар.
Узган ел минем үземне дә хастаханәгә машина подъезд янымнан алып китте. Хастаханәдә безне участок терапевты Резидә Борһанова белән шәфкать туташы Ләйсән Заһриева каршы алды. Шәфкать туташы бүлмәләр буенча йөртеп, сәгать ярым эчендә процедураларны узып та бетердек. Ахырда безне машина өйләргә таратты.
Диспансерлаштыру узуның әһәмияте шунда: күпчелек очракта, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрдә моңарчы билгеле булмаган чирләр ачыклана.Чөнки чир башлангыч чорында үзен бик сиздерми. Моннан берничә ел элек ике танышымда начар чирнең башлангыч чорын ачыкладылар. Алар тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланалар. Хастаханә даруханәсеннән кыйбатлы даруларны бушка алалар. Хәзер үзләрен яхшы хис итәләр, урамда, хастаханәдә очрашып еш кына үзара гәп корабыз. Диспансерлаштыру анализлары буенча мине дә РКБ га җибәргәннәр иде. Анда тикшеренү узганнан соң юан эчәктә полип барлыгы ачыклады.Табиблар киңәшен тотып, узган ел ноябрь аенда ясаткан операциям, Ходайга шөкер, уңышлы чыкты. Мин үзем аны моңарчы белмәдем дә, сизмәдем дә, чөнки ул миңа комачауламады. Ә тикшеренү узмаган булсам, чирнең азу ихтималы бар иде.
Кайбер танышларымнан “Диспансеризация узып, булмаган чир эзләп йөрмим әле” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу фикер белән һич тә килешмим. Диспансерлаштыру узу- кирәкле шәйдер. Үзебезгә, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк, җәмәгать.
Рәйхан Кәшипов.
Шәмәрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев