Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру: сораулар һәм җаваплар

2024 елда диспасерлаштыруны 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елларда туган кешеләр үтәргә тиеш

Сәламәтлекне озак елларга саклап калу өчен профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны үзвакытында үтәргә кирәк.

Диспансерлаштыру – авыруларны профилактикалау буенча төп чараларның берсе, ул авыруларны иртә ачыклауга, шулай ук аларның үсеше өчен куркыныч факторларын ачыклауга юнәлдерелгән. Ул профилактик медицина тикшерүен һәм өстәмә тикшерү ысулларын үз эченә ала.

Диспансерлаштыру сәламәтлекнең кайсы якларына күбрәк игътибар итүне аңларга ярдәм итә.

Еш кына кешенең тулысынча һәм өлешчә савыгуы аңа вакытында диагноз куюга һәм дәвалауны башлауга бәйле.

Диспансерлаштыруны ничә тапкыр үтәргә кирәк?

Организмны даими рәвештә яшьли тикшерергә кирәк. Гадәттә диспансерлаштыруны 18–39 яшьтә 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә киңәш ителә.

2024 елда 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елларда туган кешеләрнең диспансеризация узу чираты.

Диспансерлаштыру 2 этапта үткәрелә:

I этап (скрининг) пациентларда хроник йогышлы булмаган авырулар билгеләрен, аларның үсеше куркыныч факторларын, наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан табиб билгеләмәсенән башка үткәрелә;

II этап диагнозны төгәл билгеләү өчен өстәмә тикшерүләр үткәрү өчен медицина күрсәтмәләрен ачыклаганда үткәрелә.

Диспансеризациягә ничек язылырга?

1. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша.

2. Паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килергә.

Эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру өчен 1 көнгә түләүле эштән азат итү бирелә.

Диспансеризация – борчыган симптомнар хакында квалификацияле белгечләрдән консультация алу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Иң мөһиме үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.

Сәламәтлеккә игътибар итәргә һәм диспансеризацияне вакытында үтәргә онытмагыз!

Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге

Фото https://ru.freepik.com/ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев