Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасы депутаты физкультура буенча мәктәп программасын үзгәртүне хуплады

Белем бирү оешмаларында физкультура дәресенә бирелгән сәгатьләр саны даими кими, шулай ук авыр нормалар аркасында балалар да фәнгә карата кызыксынуны югалта.

Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов физкультура буенча мәктәп программасын үзгәртү тәкъдимен хуплады.

«Партия лигасы» дискуссия клубы утырышында физик культура һәм спорт законнарына үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Думасы эксперты Ринат Абзалов Мәгарифтәге проблемалы моментлар турында сөйләде.


«Физкультура белән шөгыльләнүнең төп максаты — киләчәк буында физик культура булдыру. Бу сәламәтлек нигезе булып тора. Соңгы елларда физкультурада кайбер авырлыклар күзәтелә. Әмма моның объектив сәбәбе бар — дәресләр саны кими», — диде ул. Аның фикеренчә, укучыларның фәнгә кызыксынуы кимү дә моңа сәбәп булып тора.  

«Укучылар физкультура белән шөгыльләнергә теләми, чөнки уку программасының һәр бүлегендә нормалар бар. Әмма бу нормаларны сыйныфтагы берничә укучыдан башка балалар эшли алмый. Моннан тыш, элек педагоглар икеләтә хезмәт хакы өчен физкультура укытучылары булып эшләргә тели иде, ә хәзер хезмәт хакы түбән», — диде Абзалов.

Тәкъдимнәрне тыңлагач, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов укытучыны хуплавын белдерде, чөнки ул атаган проблемалар ишетелергә тиеш.


«Һәр сүз белән килешәм. Бездә куелган билгеләр буенча сез тулысынча хаклы. Безнең балалар төрле. Ни өчен без шундук „Физкультурадан икеле, өчле ала дибез“. Безгә бу тәкъдимнәргә әйләнеп кайтырга кирәк. Чара нәтиҗәләре буенча беркетмә ясаячакбыз һәм бу эшкә министрлыкларны җәлеп итәчәкбез», — дип йомгаклады ул. 

Фото: "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев