Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында депутатларның хезмәт хакын кыскартырга тәкъдим иткәннәр

Хөкүмәт әлеге закон проектын хупламады.

Дәүләт Думасында сенаторларның һәм депутатларның хезмәт хакын ил буенча 35 мең булган уртача хезмәт хакы белән тигезләргә тәкъдим иттеләр. Закон проекты “Справедливая Россия” лидеры Сергей Миронов һәм әлеге фракция депутаты Олег Нилов тарафыннан кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук проектка парламентарийлар өчен медицина, санатор-курорт, көнкүреш һәм пенсия тәэмин ителеше буенча кайбер дәлилләнмәгән өстенлекләр дә кергән. Бу парламент корпусын тоту чыгымнарын шактый киметәчәк, дип саный закон проекты авторлары.

Хөкүмәт депутат һәм сенаторларның югары хезмәт хакы аларның эшчәнлегенә бәйле дип, әлеге тәкъдимгә каршы чыккан. Хәзерге вакытта закон чыгару процессының катлаулы һәм интенсив булуы сизелерлек артты, дип билгеләп үткән Министрлар Кабинеты. 
Фото: скриншот с сайта http://duma.gov.ru/
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев