Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында икенче укылышта пенсия буенча закон проектлары хакында фикер алышачаклар

Дүшәмбе көнне хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты пенсия реформасы турындагы закон проектын хуплады.

26 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасында икенче, төп укылышта пенсия системасындагы параметрларга үзгәрешләр кертү буенча закон проектлары блогы хакында фикер алышачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия парламенты вице-спикеры Александр Жуковка сылтама ясап хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча профиль комитеты пенсия реформасы турындагы закон проектын хуплады.

Текстка Россия Президенты Владимир Путин һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кайбер мөһим төзәтмәләр кертергә киңәш иткәннәр иде.

  • Июль аенда Дәүләт Думасы беренче укылышта хөкүмәт закон проектын кабул итте. Ул ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яшен – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькә кадәр акрынлап арттыруны күздә тота. Август ахырында Путин әлеге канунны йомшарту буенча чаралар күрергә тәкъдим итте. Аерым алганда, хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яше элегрәк тәкъдим ителгән 63 яшь урынына 60 яшь булырга тиеш. 

Фото: Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев