Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында мәктәп формасына бердәм бәя билгеләргә тәкъдим иткәннәр

Түбән һәм урта сыйныф укучылары өчен форманың бәясе – 3, өлкән сыйныф укучылары өчен 4 мең сумнан да артып китәргә тиеш түгел.

Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты башлыгы урынбасары Борис Чернышов (ЛДПР) мәктәп формасына бердәм бәя билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, форма сыйныфларда социаль катламнарга аерылу дәрәҗәсен киметә. «Әгәр укучылар барысы да бертөрле киенгән икән, кемнең нәрсәсе яхшырак дигән сорау тумый», - дип белдергән Чернышов агентлыкка.

Парламентарий фикеренчә, түбән һәм урта сыйныф укучылары өчен форманың бәясе – 3, өлкән сыйныф укучылары өчен 4 мең сумнан да артып китәргә тиеш түгел.

  • Узган атнада Россия сыйфат системасы мәктәп формасын тикшерү нәтиҗәләренә йомгак ясаган. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ике ел эчендә мәктәп формасының сыйфаты яхшырган. 

Фото: https://pixabay.com | Allexsalon

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X