Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Советы депутатлары «Подписка бүләк ит» акциясе кысаларында матбугатка языла

Алар төрле социаль учреждениеләрне газета-журналларга яздыра.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вакытлы матбугатка языла «Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясе кысаларында алар төрле социаль учреждениеләрне газета-журналларга яздыра. Парламентта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 44нче утырышы уза.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Яшел Үзән районына химаялек итүен әйтте. «Балалар приюты өчен ике журнал һәм психоневрология интернаты өчен газета яздырдым. Мондый барлык учреждениеләрдә вакытлы матбугат булырга тиеш. Бу эшкә өлеш кертә алучыларның актив катнашуы мөһим», - диде Камалтынов «Татар-информ» агентлыгына.

Депутат Анастасия Исаева Югары Ослан районындагы картлар йорты өчен «Казанские ведомости» газетасына язылуын әйтте. «Үз эшчәнлегем буенча балалар һәм өлкәннәр өчен социаль учреждениеләргә йөрергә туры килә. Андагы администрация белән сөйләшеп торабыз. Әби-бабайларның иртән китапханәләргә матбугатның яңа номерларын сорап барулары сөендерә». - диде.

«Мондый үзәкләштерелгән подпискалар кирәкле эш, бигрәк тә туганнарының игътибарыннан мәхрүм калганнар өчен. Алар шунда учреждениедә үк матбугатны укып барсалар, дөньяга бер тәрәзә кебек булыр иде. Еш кына әби-бабайлар бик мәгълүматлы, алар белән аралашу да кызык. Төрле яңалыклардан хәбәрдар алар», - диде Анастасия Исаева.

«Почтага барып чират тору кирәкми, коллегаларымны да ниндидер учреждениеләргә шефлык итеп, монда катнашырга өндим. Үзем дә беренче ел гына катнашмыйм, минем дүрт шефлык учреждениесе бар. Моңа кадәр балалар матбугатына яздырган идем. Быел картлар йорты өчен яздырырга уйладым». – диде депутат журналистларга.

Акциягә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кушылган. Ул ветераннар һәм балалар йортлары өчен язылган. Депутат, республиканың Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов балалар йортлары өчен төрле басмалар яздырган. Әлеге акциядә шулай ук депутатлар Лотфулла Шәфигуллин, Илшат Әминов, Шакир Яһүдин, Разия Садыйкова һәм башкалар катнашкан.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев