Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Дәүләтнең беренче затлары киләсе елдан кыскартылган хезмәт хакы алачак

    Владимир Путин хезмәт хакын 10 процентка кыскарту турындагы указда каралган вакытны озайткан.

    (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Президент указы нигезендә билгеләнә торган Президентның, Хөкүмәт рәисенең һәм түрәләрнең хезмәт хакларын 10 процентка кыскарту турындагы указ эшчәнлеген озайткан. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында басылган.

    Указ нигезендә, кыскартылган хезмәт хакы 2017 ел дәвамында түләнә һәм әлеге тенденция киләсе елга да сакланачак.

    Әлеге указ Россия Президенты администрациясендә һәм Хисап палатасы аппаратында эшләүче федераль гражданнарга да кагыла

     

    http://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: