Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Медведев киләчәктә дүрт көнлек эш атнасы булыр дип фаразлады

"Технологик прогресс эш урыннарын гына түгел, эш вакытын да кыскартуга, ял вакытын киңәйтүгә китерә", - ди Россия Премьер-министры.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәктә җәмгыятьнең дүрт көнлек эш атнасына күчәчәген әйтте. Бу хакта "Интерфакс"хәбәр итә.

"Технологик прогресс эш урыннарын гына түгел, эш вакытын да кыскартуга, ял вакытын киңәйтүгә китерә. Киләчәктә - социаль-хезмәт контрактының яңа нигезе буларак дүрт көнлек эш атнасы булуы ихтимал", - диде ул, Халыкара хезмәт оешмасының 108нче сессиясендә чыгыш ясап.

Россия Хөкүмәте башлыгы йөз ел элек Америка эшмәкәре Генри Форд үз предприятиеләрендә эш атнасын 48 сәгатьтән 40 сәгатькә кадәр кыскарткан һәм анда хезмәт җитештерүчәнлеге нык үскәнлеген искә төшерде. Тагын бер мисал итеп ул Яңа Зеландия компаниясен китерде. Дүрт көнлек эш атнасын гамәлгә керткәч, җитештерүчәнлек 20 процентка арткан, ә хезмәткәрләрнең стресс дәрәҗәсе шактый кимегән.

Премьер соңгы күрсәткечнең мөһимлегенә аерым тукталып әйтте. Аның сүзләренчә, даими рәвештә уңыш артыннан куу системалы арыганлык һәм озакка сузыла торган стресс белән бара, ә бу исә хезмәт җитештерүчәнлеге кимүгә китерә. Шулай ук бу, үз чиратында, икътисади күрсәткечләргә йогынты ясый.

Шуның белән бәйле рәвештә ул ике атна элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясендә эмоциональ яну синдромы рәсми рәвештә авыру дип танылуын искәртте.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев