Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Медведев Сочида Татарстан стендын карады

Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектлар тәкъдим ителә.

Бүген Сочида Россия инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күргәзмәне карады. Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектлар тәкъдим ителә. Биредә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге инвестицион проектлар бар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Краснодар крае, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Санкт-Петербург, Саратов, Тула, Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы стендлары тәкъдим ителгән.

Дмитрий Медведев күргәзмәдә Татарстан Республикасы стендын да карады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган алдынгы проектларны тәкъдим итте. Бу, шул исәптән, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, Иннополис инновацион шәһәре, "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм башкалар.

Шуннан форумның "Регионнарга инвестицияләр - киләчәккә инвестицияләр" пленар утырышы узды, анда Дмитрий Медведев чыгыш ясады. 

Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев