Дмитрий Стариков: «Шиншилладан тегелгән сыйфатлы натураль тунны ничек дөрес сайларга?»
Шиншилла мехыннан эшләнгән затлы тун хатын-кызны тагын да бизәп, матурлап җибәрә. Әмма бу җәнлекнең тиреләре шактый кыйммәт тору сәбәпле тун җитештерүчеләр еш кына рекс куяны (кролик-рекс) тиресен куллана. Шиншилла алам дип куян тунына ничек юлыкмаска? Ничек алданмаска?
Мөһим үзенчәлекләр:
- Тун нинди тире кисәкләреннән тегелгәнен - шуңа игътибар итегез. Шиншилланың тире кисәкләре куянныкыннан кечерәк була. Алар 24-25 сантиметр буйлы шакмаклар итеп киселә. Тунны тегәр өчен җитештерүчеләр тиреләрне тулысы белән файдалана, шуңа күрә тоташкан җирләрендә йон әзрәк була. Тун дөрес тегелгән очракта шиншилла тиресенең корсак өлешләре ян-якка урнаштырылган була. Әзер тунда мех дулкын-дулкын булып тора. Кролик тунда мондый эффект юк.
- Тотып карашка шиншилла мехы куянныкыннан йомшаграк. Һичшиксез, тунны капшап карагыз. Бу җәнлекнең йоны бик купшы, чөнки тиресендәге бер чыганактан 45-50 нечкә йон үсә. Әйткәнебезчә, тун өчен тирене тулысы белән алганга, тиренең кырый-кырыйларында йон әзрәк булыр.
- Тунның төсе бик мөһим. Буялмаган натураль мех беркайчан да бер тонда булмаячак. Ул кара, ак, ялтыравык төсләр белән уйнап тора.
- Кызыклы факт. Шиншилладан эшләнгән киемнәр тотып карашка салкын кебек тоела. Ә кролик мехы бүлмә температурасына яраклаша.
- Шиншилла тунының бернинди исе булмаска тиеш. Чөнки бу җәнлекнең тир чыганаклары юк. Әгәр дә туннан ис килә икән, мөгаен, аны химик буяу белән эшкәрткәннәрдер. Бу очракта әлеге тун куяннан эшләнмәде микән, дип шикләнергә нигез бар.
- Шиншилла мехы бик җиңел. Аннан тегелгән тунның авырлыгы 2 килограммнан артмаска тиеш.
- Тунның этикеткасына күз салыгыз. Әгәр дә анда “шиншилла-рекс” дип язылган икән, димәк, бу кролик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев