Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дөнья Айтматовны укый” акциясендә катнаш!

Быел танылган совет һәм кыргыз язучысы Чынгыз Айтматовның (1928-2008) 90 еллык юбилее бәйрәм ителә. Бу датага бәйле рәвештә Кыргызстан республикасында “Дөнья Айтматовны укый” акциясе башланды.

Онлайн-флешмобта катнашырга теләүчеләр Айтматовның теләсә нинди әсәреннән өзек укып һәм ике минуттан да озынрак булмаган видео яздырып, аны #Aitmatov һәм #educationkg хештеглары белән үз социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш. Әсәрдән өзекне теләсә нинди телдә укырга була. Видео алдыннан укучының кайдан булуы һәм үзе белән таныштыруы сорала.
“Дөнья Айтматовны укый” акциясен республиканың белем бирү министрлыгы үткәрә.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев