Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья бетүгә әзер

Нью-Гемпширда яшәүче (АКШ) 17 яшьлек Алекс Мейсон интернетта билегеле шәхес – ул бернинди паникага бирелмичә, акрынлап дөнья бетүгә, авыр, көтелмәгән шартларда яшәргә әзерләнә.

Алекс кара көнгә азык-төлек запаслары әзерли, үз-үзен яклау дәресләренә йөри, балык тотарга һәм җәнлекләргә капканнар куярга өйрәнә.

 

 

Сунарчылыкка рөхсәт алыр өчен тизрәк 18 яше тулганын көтә. Ул беренче ярдәм күрсәтергә, учак кабызырга һәм кул астындагы нәрсәләрдән шалаш кебек корылмалар да ясарга өйрәнгән.

 

 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди бит. Бәлки күпләргә Алекстан үрнәк алырга гына кирәктер?..

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев