Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә хатын-кызлар түбәтәе ясарга өйрәттеләр

Түбәтәй өчен зәңгәр бәрхет һәм төрле төстәге сәйләннәр кулланылды.

Бүген IT-паркта Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә түбәтәйләр ясау остасы Гүзәл Тимербулатова хатын-кызлар түбәтәе ясарга өйрәтте. Ул мастер-класста зәңгәр бәрхет һәм төрле төстәге сәйләннәр кулланды.

Гүзәл Тимербулатова түбәтәй ясау белән ничек шөгыльләнә башлавын сөйләде. “Мин үземне тулысынча кул эшенә багышладым. Мин чигәргә яратам. Һәм барлык түбәтәйләремне дә нульдән ясый башлыйм. Бер түбәтәйне, аның ясау авырлыгына һәм бизәкләренә карап,  ике атналап ясыйм. Ясау вакыты ике атнадан артып китәргә, яки, киресенчә, бер атна гына дәвам итәргә мөмкин. Түбәтәйләрне мин инде 5 ел рәттән ясыйм. Һөнәр буенча мин инженер-технолог. Җиңел сәнәгать техникумын һәм институтын тәмамладым. Түбәтәй ясау эшенә күңелемә якын булганга алындым”, - диде Гүзәл Тимербулатова.

Аның сүзләренчә, түбәтәйләрне сәнәгать масштабында ясаганда сәйлән кулланып булмый. “Бизәкләрне мин тулысынча үзем уйлап табам. Кечкенә түбәтәйләргә 10 сәйлән дә җитә, зуррак түбәтәйләргә инде күбрәк сәйлән китә. Зур һәм колоритлы түбәтәйләргә инде бик күп сәйлән кирәк. Мин бары тик сыйфатлы чех һәм япон сәйләннәрен генә кулланам. Бу эшләнмәләргә товар рәвеше кертә. Мин бәрхет белән эшләргә яратам, материал белән дә эшләргә була, әмма аның рәвеше бүтән була. Андый түбәтәйләр колоритлы булмый. Бәрхет түбәтәйләргә колорит, төс өсти”, - диде түбәтәйләр остасы.

Гүзәл Тимербулатова түбәтәйләрнең кыйммәт торуын тулысынча кулдан ясау белән бәйләде. “Иң зур түбәтәй 5500 сум тора. Бәяләр кул эше булганга бераз кыйммәтрәк, әмма сез кибетләрдә дә шундый ук бәя күрә аласыз. Күп очракта тизрәк һәм арзанрак булсын өчен кечкенә түбәтәйләр сорыйлар. Әлеге вакытта зур заказлар нишләптер юк”, - диде ул.

Гүзәл Тимербулатова түбәтәйләрнең тарихын сөйләде. “Башта түбәтәйләр чүпрәктән эшләнгәннәр. Ә инде чүпрәк түбәтәйләр өстенә шлем кигәннәр. Түбәтәйләр элегрәк такыя дип аталганнар. Вакыт узу белән, якынча 19 гасырда, модага үзгәрешләр керә башлагач, Габдулла Тукай вакытларында безгә Төркиядән түбәтәйләр килгән. Бүгенге көндә ир-атлар түбәтәе төрек формасын йөртә”, - диде түбәтәйләр остасы Гүзэл Тимербулатова.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев