Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе": Татар мәчете сәнгате үзәген булдыру эше туктап калган

Казанның Яңа Аракчино бистәсендәге "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе" авыр хәлдә. 2017 елгы янгыннан соң бинаны төзекләндерер өчен күп чыгымнар кирәк.

Эш авырдан бара, дәүләт ярдәм итәргә теләми, гәрчә бу Татарстанны таныта торган урын булса да, ди гыйбадәтханәнең бүгенге хуҗасы Илгиз Ханов. Азатлык хәбәрчесе диннәр йортының бүгенге хәле белән танышып кайтты.

Азатлык хәбәрчесе гыйбадәтханәгә килгәндә Илгиз Ханов мәрхүм абыйсы Илдар Ханов картиналарының бер өлешен кабат буйый иде. Илгиз үзе дә рәссам. Янгын вакытында кайбер сакланып калган әсәрләрнең дә төсе чыккан.

Илгиз Ханов
Илгиз Ханов

"Илдарның күп кенә картиналары, шигырьләре, гыйбадәтханәнең интерьерлары, архивы, компьютеры янып бетте. Берни калмады диярлек", ди Ханов.

2017 елның 10 нчы апрелендә гыйбадәтханәдә янгын чыга. Ут 200 дүрткел метр мәйданны чолгап ала. Янгын чыгуның сәбәбен ут төртү дип атадылар. Бинаның икенче катында 63 яшьлек Мансур Зиннәтовның җәсәден таптылар.

2013 елда Илдар Ханов бакыйлыкка күчкәч, гыйбадәтханә язмышы гауга урынына әверелде. Рәссамның туганнары белән Илдар Хановның ярдәмчесе Мансур Зиннәтов арасында низагъ туа. Зиннәтов гыйбадәтханәнең кануни хуҗаларын бинага кертми. Янгын һәм Мансурның үлеменнән соң бәхәсләр тынды. Хәзер тарткалашлар хакында сүзләрнең киң җәмәгатьчелеккә чыкканы юк.

 

"Янгын гыйбадәтханәгә зур зыян китерде. Яһудиләр гөмбәзе ярылып ауган иде. Хәзер буддаларның манарасын ясыйбыз. Түбәне өр яңадан эшләдек. Ул бөтенләй янып беткән иде. Гөмбәзләрне ясадык. Балаларга ошый", дип сөйли Илгиз Ханов.

"Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе"нең төп бинасы бүген яртылаш кына эшли. Беренче катта буддизм, православие почмагы бар. Зал, сәхнә, картиналар күргәзмәсе эшли. Икенче кат янгыннан соң һаман да рәтләп төзекләндерелмәгән. Янган тимер һәм агач кисәкләре аунап ята, диварлар караланып тора. Шушында ук диңгез ташыннан картиналар ясый торган остаханә дә эшли. Гыйбадәтханәнең хәле авыр. Төзелеш эшләре акрын бара.

 

"Күпме акча җыелуга карап, шуңа материал сатып алып төзекләндерәбез", ди Илгиз Ханов.

Шулай да Диннәр гыйбадәтханәсенең ишекләре туристлар өчен бүген дә ачык. Керү бәясе 100 сум. Төрле илләрдән, төбәкләрдән көненә 1 меңләп кеше килә диләр монда.

 

Гыйбадәтханәнең артындагы ислам манаралары белән эшләнә башлаган тагын бер бина бар. Анда эшләр тукталган. Акча табылган очракта ул татар мәчете сәнгате үзәге булачак икән.

"Монда татар мәчете булачак. Анда ислам сәнгатен күрсәтәчәкбез. Илдар аны шулай эшләргә ниятләде. Хәзер мин төзим. Өч катлы булачак. Анда бөтен ислам гөмбәзләре, михраб урын алачак. Беренче катта ир-атлар, икенчесендә хатын-кызлар залы булачак. 15 метр диаметрлы пыяладан зур гөмбәз ясарга телибез. Аннан Идел елгасын яхшылап күреп булачак. Мәчетне Илдар биш ел төзеде. Хәзер мин дәвам итәм", дип сөйләде Ханов Азатлык хәбәрчесенә.

Азатлык хәбәрчесе килгәндә татар мәчете бинасында төзелеш эшләре бармый иде. Бөтен проблем акча булмауда.

"Күпме акча кирәклеген санаганыбыз да юк. Акча күп кирәк", ди Ханов гомумиләштереп.

"Күпме акча кирәк? Шартлыча 50 млн сум җитәме?" Азатлык соравына "Чама белән 50 млн сум кирәктер. Без эшлибез", дип дәвам итә Ханов.

Төзелеш өчен күпме акча кирәклеген әйтә алмаса да, Илгиз Ханов "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе"нә дәүләт ярдәм итәргә бурычлы ди.

"Дәүләт ярдәменнән башка төзеп булмый. Шуны аңларга кирәк, бу үзәк бит миңа түгел, ә шәһәр, республика өчен кирәкле әйбер. Монда дөньяның төрле почмакларыннан туристлар килә. Англия, Һолландия, Япониядән килүчеләр бар. Бөтенесе шаккатып китә. Ике малай ничек моны ясаган дип гаҗәпләнәләр. Үз чиратымда мин кулым белән генә эшли алам. Монда мин, ярдәмчем Фәрит һәм Булат бар. Бетте. Дәүләт ярдәменнән башка булмый", диде Илгиз Ханов.

 

"Галәм гыйбадәтханәсе"нең биштән дүрт өлешенә хуҗа Илгиз Ханов (калган бер өлешенә кыз туганы хуҗа) элегрәк әлеге комплексны саклауда дәүләт белән хезмәттәшлеккә карата "дәүләт тыкшынган нәрсә банкротка әйләнә" дигән иде.

Шулай ук ​Татарстан мәдәният министрлыгы элегрәк Азатлыкка ул бинаның киләчәк язмышы тулысынча аның хуҗалары кулында дип әйтте.

 

"2016 елда Татарстан мәдәният министрлыгы әлеге комплексның сәнгати, тарихи, фәнни яки башка мәдәни кыйммәтен раслау өчен белгечләр чакырткан иде. Экспертлар фикеренчә, "Галәм гыйбадәтханәсе" архитектура, скульптура, рәсем сәнгате, монументаль-декоратив сәнгать берлеге үрнәге булып тора. Ләкин канун нигезендә дәүләт сагына 40 ел элегрәк төзелгән биналар гына алына", диде Татарстанның элекке мәдәният министры урынбасары, әле бу көннәрдә генә Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән Светлана Персова.

Аның фикеренчә, комплекс төзелеп бетмәгән. Шул сәбәпле дә аны мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертеп булмый. "2016 елда уздырылган халыкара аудит стандартлары һәм коммуналь хезмәтләр тикшеренүләренә караганда, комплекс бу халәттә музей буларак та кулланыла алмый, чөнки янгын иминлеге һәм төзелеш нормативларына тулы килми", диде Персова.

"Галәм гыйбадәтханәсе"н икенче төрле "Дөнья диннәре гыйбәдәтханәсе", "Халыкара рухи бердәмлекнең мәдәни үзәге" дип тә атап йөртәләр.

 

2016 елда "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе" белән Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев кызыксынган иде. Ул гыйбадәтханәгә килеп, аның торышын карап чыкты. Монда яр буе төзекләндереләчәк дигән сүз дә чыккан иде. Ләкин бүгенгә кадәр гыйбадәтханә каршындагы Идел яры ташландык хәлдә. Аның каравы, юлларны ясый башлаганнар. 2017 елда гыйбадәтханәнең хуҗалары арасында низагъ чыккач, бинаны дәүләт үз карамагына алырга теләде. Татарстан мәдәният министрлыгы бу эш белән шөгыльләнгән. Ләкин кануни хуҗалары аны сатудан баш тарткан. Шуннан бирле "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе" белән дәүләт кызыксынмый да һәм ярдәм дә итми.

"Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе"н 1994 елда рәссам, сынчы, архитектор һәм халык медицинасы белән дәвалаучы Илдар Ханов төзи. Нәкъ үзе туып үскән өй нигезедә. Бинада дини йолалар, гыйбадәт кылу каралмаган. Ул төрле диннәр, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр символы буларак күзаллана.

 

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев