Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньяда иң куәтле илләр исемлеген төзегәннәр

Рейтингта беренче - АКШ, икенче - Россия, өченче - Кытай, Германия, Бөек Британия, Франция, Япония, Израиль, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Корея беренче унлыкка кергән.

Американың U.S.News басмасы, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, дөньяның иң куәтле илләре исемлеген төзегән. Рейтингны BAV Group, VMLY & R агентлыгы бүлекчәләре һәм Пенсильвания Университетының Уортон бизнес мәктәбе экспертлары әзерләгән.

80 илне үз эченә алган исемлек сораштыру нигезендә төзелгән, анда 20 мең кеше катнашкан.

Куәтле икътисады һәм дөньяда иң зур хәрби бюджеты булган АКШ рейтингта беренче урынны алган.

Россия – икенче, Кытай өченче баскычта урнашкан. Ике ил дә оборонага сарыф ителә торган акча күләме ягыннан беренче дүртлеккә керә, дип искәртә аналитиклар.

Моннан тыш, иң көчле илләр унлыгына Германия, Бөек Британия, Франция, Япония, Израиль, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Корея кергән.

Рейтингтагы 80 ил арасында Эстония, Латвия, Литва, Словения һәм Словакиянең йогынтысы иң аз булып чыккан.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев