Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньяның иң матур әбисе Казанда яши

Илия Гарипова Болгариядә узган Бөтендөнья конкурсында беренче премиягә лаек булып, «Вице миссис Вселенной Grandma Universe 2018» исемен алды.

Казанның Вознесение бистәсе клубында эшләүче Илия Гарипова Болгариянең София шәһәреннән җиңү яулап кайтты. Ул “Бөтен җиһан дәү әнисе” (“Бабушка Вселенная”) бәйгесенең вице-миссис титулына ия.

“2006 елда “Нечкәбил” исемен яулап, Татарстанның иң гүзәл ханымы булып танылгач, үз алдыма максат куйдым. Мин иң матур әби дә булырга тиеш”, – диде Илия ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илия Гарипова – белеме буенча икътисадчы, озак еллар казначылыкта эшләгән. Иҗатка тартылу сәбәпле, читтән торып Педагогика университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Вознесение бистәсе мәдәният йортында 2-3 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Үзенең “Әкият терапиясе” исемле авторлык программасы бар.

“Бәйге Болгариядә 21 гыйнвар көнне узды. 21 гыйнвар Софиядә әбиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көнне анда дөньяның барлык әбиләре җыелып көч сынашты. Мин үз чыгышымда татар әбиләренең шат күңелле, энергияләре ташып торуын күрсәтергә теләдем. Татар биюен биедем, татар әкиятләреннән өзекләр күрсәттем, милли ризыгыбыз чәкчәкне тәкъдим иттем”, – диде дөньяның иң чибәр әбисе.

“Бөтен җиһан дәү әнисе” бәйгесе Софиядә 8нче тапкыр узды. Бу көнгә кадәр анда Татарстаннан бер генә әби дә катнашмаган иде. Илия ханым конкурста республиканы беренчеләрдән булып тәкъдим итте.

Илия ханымның тормышы, балалары, оныклары турындагы тулырак язманы Интертат.татар сайтыннан укый аласыз.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев