Саба таңнары

Дөньяны хатыннар тота! (булган хәл)

Башкаларныкы шикелле булмасын дип, апрельнең 12сендә өйләнештек без. Әле кичә генә шикелле иде, бүген әйләнеп карыйм да, исем-акылым китә - шул көннән утыз ике ел гомер узып киткән икән инде!

Озак йөрмәдем мин, мәктәптән соң бер елдан артык эшләргә дә өлгермәдем, күрше авыл егете төшеп алды үземне. Дөресен генә әйткәндә, яратып өзгәләнү дигән хиснең төгәл ни икәнен дә аңламыйча кияүгә чыктым инде. Расих көн саен диярлек яныма төшеп йөргәч, ияләштем. Әни дә: "Артыңнан йөрүчең булганда, кияүгә чыгып калырга кирәк. Бер калсаң, каласың ул. Урамга чыгып кияүне үзең эзләр көнгә калганчы, чык!" - дигәч, миңа җитә калды - кулымны сорап килгән Расихка ризалыгымны бирдем. Хәзер шуны уйлыйм да, никләр генә ашыкканмын икән дим! Әйтерсең лә, утызны узган сазаган кыз идем! Югыйсә, егерме яшем дә юк иде бит. Ярар, булган - беткән. Хәзер уртак гомер яшәлгән, күрәселәремне күрдем, бер гомерне ике яшәп булмый. Үткәннәрне уйлап, күпме үкенсәң дә, кирегә юл юк.
Ә үкенерлекне күп күрдем: егет белән кыз булып очрашып йөргән вакытларда тыныч кына күренгән Расихның әшәке холкы шундук ачылды, эчеп кайтып җикеренә, кул күтәрә иде, борынымны да сындырды. Көз уртасында кара күзлек киеп, авылдагы халыкны аптыратып йөрүче дә булдым - күз төбем кара янгач, күзлексез чыгып булмады. Расих өйдәге савыт-сабаны да кырды, гел тынгылык күрсәтмәде, өстәвенә, яшермичә башка хатыннар белән типтерде. Мине мыскыллап та куйды инде! Оялмыйча, үзебезнең ишек алдындагы сәндерәгә дә алып кайта иде себеркеләрен. Берсендә, әле яшьрәк чакта, таң атканда уянып китсәм, Расих кайтмаган әле. Балаларның өсләренә ябарга, караштырырга дип тордым, аннары, өстемә камзул гына элдем дә, ишек алдын карап керергә дип чыктым. Тып-тын иртәне ямьләп, сандугачлар сайрый. Берзаман сәндерәбездән Расихның тавышы һәм хатын-кыз чәрелдәве ишетелә! Башым гөж киләргә тотынды! Нишләргә?! Үтерәм! Әллә сәндерә ишеген баскыч белән терәтеп куеп, ут кына төртергә микән соң?! Мин чынлап торып шырпыга кире борылып кермәкче булдым, аннары никтер курку басты. Ут төртү түгел, үземнең барлыгымны, аларны ишеткәнемне белгертмәскә тырышып, иләс-миләс килеп өйгә кереп яттым. Икенче көнне дә Расихка берни әйтмәдем, белмәмешкә сабыштым.
Ник шулай интегеп яшәгәнмен микән? Яшьлегем белән түзгәнменме? Бөтен ирләр дә шундыйдыр дип уйладыммы? Расихтан аерылу турында башыма да килгәне булмады бит. Балаларны ничек атасыз калдырасың инде?! Ихатаны ирсез ничек алып барырмын? Бөтен уйларым шул гына иде. Югыйсә, ихатаны гына түгел, бөтен дөньябызны үзем сөйрәп барырга ияләшкән идем инде. Бүген артыма әйләнеп карыйм да, бигрәкләр мескен булганмын инде, бигрәкләр үземне җәберләткәнмен дип шаккатам. Ир хатыны исәбендә йөрер өчен, "аерылган", "ташланган" исемен күтәрмәс өчен, мин барысына да әзер идем шикелле. Әллә шуны сизеп алып, Расих тәмам азынды: мал-туар да минем өстә иде, балалар да, ихата да . Мин барысын да тартып баручы күндәм "ишәк" идем шул. Үз-үземне тынычландырам бит әле: менә авыр чорлар тәмамланыр, балалар кул астына керә башлар, Расих та салгалап йөрүеннән, башка хатыннар белән чуалуыннан туеп туктар, имеш. Үзем дә җүләр: азгын адәм туктый ди мени инде? Ә мин аны каян белим? Чагыштырырлык ни күрәнем булды?
Шулай түзә-түзә, ун ел да, аннары унбише дә, егермесе дә узып китте. Кешедән ким-хур булмыйк дип, тырыштым, дөньябызны сакладым. Кырыкка ярылсам, ярылдым: балалар да, ихата да, маллар да һәрвакыт каралган иде. Исереп кайткан ирне дә сөйрәп кертеп, мунча кертә идем, аннары чиста кием киендереп, караватка сала идем. Әле шунда да миңа селтәнергә, җикереп акырырга тотына иде бит ул! Аны яткырам да, сөяркәләреннән кайтканда катып беткән трусикларын, чалбарларын ярты төнгә кадәр елый-елый юа идем. Гел чиста-пөхтә йөрде, Расихның сөяркәләре ул яктан уңды. Ә иртән уянуына - кайнар коймак, хуш исле чәй әзерлим. Исереп соң кайтуын беркайчан да сүзләмәдем, аның холкын ничек бар - шулай кабул итәргә кирәктер, мине аерып җибәрә генә күрмәсен, тыныч гомер итик дип яшәдем. Янәсе, мин - ике балалы хатын тагын кемгә кирәк? Ә ул кырыс чырай ясап, өстәл янына барып утырыр иде дә, "ник тегеләй эшләмәдең", "ник моны шушылай итмәдең" дип сүзләп тик утырыр иде, боерык биреп эшенә китеп барыр иде. Ир назын бик сирәк күрдем, этеп кенә җибәрә иде. Ә мин дивана шикелле, аның кушканнарын башкарып, эт шикелле кич буе аны көтеп утыра идем.
Кырыкка бөкләнеп тырышсам да, 24 ел гомер иткәннән соң барыбер чыгып китте ул. Балалы хатынга йортка керде, әллә кая түгел, район үзәгендә генә яшиләр. Тормышымны күз алдымнан кичерәм дә - ник шулай интеккәнмен, үземне мыскыл иттереп яшәгәнмен икән дим? "Ир хатыны" исеме күтәреп йөрү горурлыгымнан кыйбатрак тоелды микән? Ул мине түгел, ә мин аны мең мәртәбә ташларлык, себереп түгәрлек иде бит югыйсә! Ник үзебезне кимсетергә юл куябыз соң без - хатыннар? Кимсенеп яшәгәнче, яшьли аерылып, башка тормыш башлыйсы калган да бит! Чыгасы да китәсе калган, ач калмас идем әле! Ир белән түзеп, сабыр итеп, басылып яшәргә кирәк дигән тәрбияне бирмәсеннәр иде аналар! Исереп кул күтәрдеме, сөяркәләр белән тотылдымы - андый ирдән качарга, озакка сузмаска! Менә шулай итеп өйрәтергә кирәк. Безгә андый тәрбия эләкмәде инде, кызганычка каршы. Ир - баш, хатын - муен дип өйрәттеләр. Үз-үзеңне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк дип өйрәтмәделәр. Лаеклы ирләрне генә яратырга, чалбарларын юып, буйсынып яшәргә кирәк, ир җенесеннән булганы өчен генә түгел. Шушы гади генә нәрсәне соң аңладым мин.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: