Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөрестән дә, балалар яшәү яме дә, яшәү тәме дә

Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан балалар бакчасының берсендә тәрбияче булып эшләүче дустым үзләренә күптән кунакка чакыра иде инде. Эш урынын, җитәкләгән группасын, үзен икенче аналарыдай яраткан балаларын күрсәтәсе килә. Ниһаять, беркөнне бар эшләремне ташлап, кызымны җитәкләп, дустым эшләгән балалар бакчасына киттем. Без килеп кергәндә, Лилияне (кайбер фактлар аркасында дустымның исеме үзгәртелде)...

Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан балалар бакчасының берсендә тәрбияче булып эшләүче дустым үзләренә күптән кунакка чакыра иде инде. Эш урынын, җитәкләгән группасын, үзен икенче аналарыдай яраткан балаларын күрсәтәсе килә. Ниһаять, беркөнне бар эшләремне ташлап, кызымны җитәкләп, дустым эшләгән балалар бакчасына киттем.

Без килеп кергәндә, Лилияне (кайбер фактлар аркасында дустымның исеме үзгәртелде) беренче мәлдә таба алмый аптырап калдым. Бераздан гына абайладым мин аны: балалар белән ниндидер уен уйный иде. Буе кечкенә булганлыктан, балалар арасыннан аны табуы кыен. Хәзер бит балалар да бик тиз буйга китәләр. Лилия бер баласын тотып коча, берсен чат-чат үбә, берсен сөя, берсен дә игътибарыннан калдырмый, бөтенесенә дә нинди дә булса матур, җылы сүз әйтә, яратып эндәшә. Үзебез кечкенә чакта йөргән балалар бакчасын исемә төшереп алдым. Анда безнең тәрбиячебез Фәүзия апа бар иде. Ул да нәкъ шулай бөтенебезне дә яратып чыга иде.

Лилия белән икебез ике төрле садикта эшләсәк тә, һәрвакыт эш турында сөйләшеп торабыз, бер-беребез белән киңәшләшәбез. Аның ничә еллар буена баласы булмады. 17 яшендә кияүгә чыгып, бары 28 яшендә генә әни булу бәхетенә иреште. Аңарчы и теләде бала, и ачыргаланды. Бик күп дәваланганнан соң, ниһаять, ана булды. Ул миннән бер ел алда декретка китте. Быел эшкә чыкты. Үзе ана булганчы, бик ачыргалана иде Лилия: «Тирә-юньдә күпме «күке» аналар, нишләп соң Ходай миңа бер бала кызгана?» - дип.

Бала яраткан кеше гомере буена балаларга яратып карый инде. Лилия дә үз баласы булуга карамастан, чит балаларны һаман да шулай ярата. Нишләп мин шулай сөйләп торам соң, үземдә дә шундый хәл булгач. Үземнеке булганчы, балалар бакчасындагы һәр баланы да ярата идем, һәрберсен күтәреп алып, күкләргә чөя идем. Йокларга яткан һәр бала янына килеп (ә бит анда 22-25 бала була әле!), тәмле төшләр теләп, үбеп чыга идем. Бергә эшләүче хезмәттәшләрем: «Менә үзеңнең балаң гына булсын әле, кеше баласы андый тәмле булмый ул», - дип әйтә иделәр. Ышанмадым. Дөрестән дә, шулай икән. Үзеңнекен ашап бетерердәй яратасың, аның исе, сулыш алулары... Шулай да балаларга карата мәхәббәт кимемәде. Хәзер декретта утырганда да бакчага балаларым янына барып киләм. Дөрестән дә, балалар яшәү яме дә, яшәү тәме дә, яшәү дәрте дә... Исән-сау гына булсалар иде. Һәр бала үз бәхете белән туса иде.

Ләйсән ГАТАУЛЛИНА, Казан.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев