Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт айлык сабыйның үлемендә табиблар гаеплеме?

Казанда дүрт айлык кыз баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. "Акцент" хокук яклау үзәгеннән хәбәр итүләренчә, әлегә исемнәре ачыкланмаган табиблар Юлиана Кикайлешвилига тиешле ярдәм күрсәтмәүдә шикләнелә.

Әлеге факт уңаеннан җинаять эше РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында, үлемгә китерү) буенча кузгатылган.
Хокук яклау хезмәткәрләре белдергәнчә, быелның 19-24 мартында Наталья Кикайлешвили медицина ярдәме сорап берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән. Тикшерү фаразлары буенча, 4 нче шәһәр балалар сырхауханәсе хезмәткәрләре баланы дәвалау өчен тиешле чаралар күрмәгән. Шуның аркасында 25 мартта бала өйдә вафат булган.
Суд-медицина экспертизасы үткәрелгән инде. Аның нәтиҗәләреннән аңлашылганча, баланың гомере баш һәм арка мие җилсенүе рәвешендә өзлегүгә китергән үтә көчле вирус инфекциясе аркасында булган.
Ашыгыч ярдәм хезмәте19 һәм 20 мартта кызның әти-әнисе чакыруы буенча өч тапкыр аларның өенә килгән. Әмма табиблар баланы хастаханәгә салу өчен җитәрлек сәбәп күрмәгән. Шуңа да хокук яклаучылар ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына карата башлангыч тикшерү үткәрергә ниятли, дип җиткерә "Татар-информ".
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев