Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ДРУЖИНАЧЫ – ПОЛИЦИЯ БУЛЫШЧЫСЫ

Өч ел элек Президент Рөстәм Миңнеханов “Татарстан республикасында җәмәгать тәртибен саклау гражданнарның катнашуы турында”гы Законны имзалаган иде. Бу халык дружиналарын яңадан торгызуга нигез булды. Әлеге вакыт эчендә безнең районда ниләр эшләнгән? Саба дружиначылары ничек эшли? Бу хакта сөйләвен үтенеп, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Сәйдәш Латыйповка мөрәҗәгать иттек.

 -Иң элек эчке эшләр бүлеге начальнигының “Федераль законны тормышка  ашыру  кысаларында  яшьләр арасында хокук  саклау хәрәкәтен үстерү буенча эш оештыру турында”гы боерыгы  чыкты. Халык дружиналары эше буенча җаваплы булып  башкарма  комитет җитәкчесе санала. Хәзерге  вакытта   районыбызда 20 ирекле халык дружинасы эшли һәм штаб начальнигы итеп башкарма  комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов билгеләнгән.  Алар составында һәръяктан тәртипле һәм эш урыннарында үрнәк хезмәткәрләр булган 373 кеше җәмәгать урыннарында кичке 8дән 11 сәгатькә кадәр тәртип саклый. Дружиначылар турында мәгълүмат “Тор” базасына  кертелгән, таныклык  алган  һәм тикшерү барышында хөкемдә булганнар  ачыкланмаган. Иң  күп  санлы дружина Байлар Сабасында, ул 138  кешене берләштерә. Рейдка чыкканчы алар белән инструктаж уздырыла. Шунда ук маршрут та билгеләнә. Дружиначылар, нигездә, урамнарда, җәмәгать урыннарында,  халык иминлеген саклыйлар, күзәтчелеккә  куелганнарның өйдә булу режимын үтәвен  күзәтәләр. Авыл дружиначылары  төрле бәйрәмнәр, зур чаралар уздырылганда тәртип сагында торалар.

  Ирекле халык дружиналарын торгызу иминлекне саклауга уңай йогынты ясый. Уртак рейдларның нәтиҗәсе буларак, 2018 елның 4 аенда полиция булышчылары  катнашында 4 җинаять ачылды һәм  административ хокук бозуларның 61 очрагы теркәлде. Аларның күпчелеге җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган гражданнарга кагылышлы. Рейдларга барысы 492 дружиначы чыкты. Эчке эшләр органнарында кыскарту барган чорда ирекле халык дружиналары җәмәгать тәртибен саклауда мөһим роль уйный. Ирекле халык дружиначысы булырга теләүчеләр өчен бернинди киртәләр юк, аларны бик рәхәтләнеп үз сафларына кабул итәргә әзербез. Шуны истән чыгармыйк: халык дружинасы, беренче чиратта, халык өчен эшли.  Иминлекне полиция һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре үзләре генә булдыра  алмый.  Монда уртак эш кирәк. Җәмәгать тәртибен бозуларга беребез дә битараф булырга тиеш түгел. Ә җәмәгать урыны - ул безнең әйләнә-тирәбез, урамыбыз, авылыбыз, һәм, ниһаять, районыбыз. Халык дружиначыларына иминлек сагының иң алгы сызыгында булу шарт.

Фото: http://mtksun.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев