Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәрвишләр бистәсе җинаятьчел төркем әгъзаларын хөкем иттеләр

Казанда үзләрен "Стройматериаловские" дип атап йөрткән төркемнең 8 әгъзасын хөкем иттеләр.

Татарстан Югары суды 32шәр яшьлек Дамир Габдрахманов, Илнар Кадымов, 31әр яшьлек Дмитрий Гоголь, Артем Сурков, 30ар яшьтәге Максим Савосин, Сергей Боровков, Ринат Усманов һәм 38 яшьлек Михаил Козловка карата хөкем карары чыгарды. Оешкан җинаять төркеме әгъзалары РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе - "Үтерү", "Канунсыз утлы корал алу, саклау һәм үзе белән йөртү" буенча гаепле дип табылды.

Суд тарафыннан ачыкланганча, "Стройматериаловские" төркеме Дәрвишләр бистәсендә 90 нчы еллар азагында оеша. Иң шау-шу тудырган җинаятьләренең берсе - төнге клубның ике каравылчысын үтерү була.

2004 елның апрелендә төркем әгъзалары төнге клуб каравылчылары белән сүзгә килә. Клубның куркынычсызлык хезмәткәрләре аларны кыйный һәм соңрак гомерләре белән түли: "Стройматериаловские" әгъзалары алар хакында мәгълүмат туплап, шул ук елның җәендә клубның ике хезмәткәрен дә кыйнап үтерәләр.

Алар тарафыннан тагын җирле өч кеше үтерелә. Аларның икесенең көндәшлек тудырган җинаятьчел төркем әгъзасы булуы мәгълүм. Берсен, хәтта, әтисе белән үги әнисе каршында кыйнап үтерәләр. Корбаннарның барысы да төркем әгъзалары белән сүзгә килгән була.

Җинаять төркеменең тагын 6 әгъзасы моңарчы судка кадәр тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итәргә риза була. Аларның бишесе 8-10 елга хөкем ителгән иде.

Татарстан Югары суды төркем әгъзаларының барысын да ирекләреннән мәхрүм итте: Габдрахманов - 20 елга, Сурков һәм Боровков - 13, Савосин - 15, Кадымов һәм Гоголь - 17, Усманов - 11, Козлов - 9 елын кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев