Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәүдәт Миңнәхмәтов улы Ирек Миңнәхмәтов турында: Ирек гел кешедән алда, беренче булды

Якташыбыз, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта кырыгынчы яшендә вафат булды.

«Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов улы Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату мәрасимендә чыгыш ясады.

«Дусларым, без зур югалту кичерәбез. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Берничә генә сүз әйтәм. Ирек гел кешедән алда, беренче булды. Эшләгән эше һәрвакыт кешенекеннән зур, яхшы булды. Фикерләре буенча да кешедән аерылып тора иде. Гомерен дөрес итеп, тарихта кала торган итеп яшәде. Рәхмәт сиңа, улым», — диде ул.

«Дөрес, син безне ташлап китәсең. Сиңа зур өметләребез бар иде. Дусларың да үлемеңә ышанмый, планнар корган идең. Соңгы бер атнада дүрт шәһәрдә булды. Тегендә, монда. Кая ашыгасың, мин әйтәм. Тынычлан, дим. Юк. Күрәсең, эшләп бетерәсе килгәндер инде», — дип искә алды әти кеше.

Җәүдәт Миңнәхмәтов бирегә килүчеләргә рәхмәт әйтте.

«Дусларга балалар, оныклар белән уйнарга, күбрәк вакыт уздырырга әйтер идем. Аларны югалткач кына кадерен беләсең. Менә Ирекне югалттык. Сөйләшеп булмый. аралашып булмый. Балаларның кадерен белегез, матур итеп яшәргә тырышыгыз. Калган вакытыгызны юкка уздырмагыз. Бу дөнья шулкадәр кадерле, ул тиз узып китә. Сак булыгыз барыгыз да. Шушы авыр көндә Ирекне озатырга килгән өчен рәхмәт барыгызга да», — диде ул.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев