Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дуслык” автойөрешендә Владивостокка баручы чит ил сәяхәтчеләре Казан аша узды

Чит ил кунакларына Казанның тарихи-истәлекле урыннарын күрсәттеләр, Татарстан тарихы белән таныштырдылар.

Татарстанның Немец йортында Казан аркылы Россиянең Ерак Көнчыгышына баручы чит ил автойөреш катнашучылары белән очрашу булды.  Чит ил кунаклары белән Казандагы алман милли-мәдәни автономиясе активы күрешеп-сөйләште, Казанның истәлекле урыннарын күрсәтте. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык Йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Druschba 2018 / EUROPA – FERNEN OSTEN» автойөрешендә катнашучылар Россиягә мәдәни һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, дуслыкка һәм халыклар арасында үзара аңлашуга нигезләнгән тынычлык булдыру максаты белән килгәннәр. Алар элегрәк узган ике автойөреш инициативасын дәвам иттерәләр.

Быел чит ил кунаклары Татарстан Республикасының Немец йортында һәм Лютеран кирхасында кунак булды, Татарстанның алман милли-мәдәни автономиясе һәм «Perlenkette» яшьләр клубы вәкилләре белән очраштылар. Чит ил кунакларына Казанның тарихи-истәлекле урыннарын күрсәттеләр, Татарстан тарихы белән таныштырдылар.

  • Автойөреш Европада 9 июльдә башланды һәм катнашучылар Владивостокка кадәр барып җиткәнче - 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: архив addnt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев