Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дуслык күпере” фестивале Россиянең унике шәһәре аша үтәчәк

Чыгышлар, нигездә, тере тавыш белән башкарылачак, әмма тулысынча түгел.

“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең унике шәһәрендә үтәчәк. Бүген бу хакта Татарстан халыкларының Дуслык йортында уздырылган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясен Ваһапов фестивале фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов алып барды.

Матбугат конференциясендә фестивальнең сопродюсерлары – Рифат Фәттахов белән Айдар Шәйдуллин, күренекле артистлар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты.

“Фестиваль Мәскәүдә - төп сәхнәбез булган Кремль сараенда башлана һәм татарлар белән башкортлар яшәгән 11 төбәк аша уза. Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе һәм 18 апрельдә Казанда тәмамланачак, - дип таныштырып үтте фестивальнең сопродюсеры Рифат Фәттахов. – Фестивальнең үзенчәлеге шунда – ул дәүләт тарафыннан якланган иҗтимагый проект. Фестивальне беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыкты. Яклаучыларның берсе - Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов”.

Рифат Фәттахов ике республика җитәкчесенә дә чакырулар тапшырылганлыгын әйтте. Аларның фестиваль концертларының берсен тамаша кылулары мөмкин. Әлегә аларның катнашуы-катнашмавы турында төгәлрәк мәгълүмат юк.

Фестивальдә танылган татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев катнашачак. Программада - татар артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Илсөя Бәдретдинова, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова катнашачак.

Мәскәү һәм Казан концертларының махсус кунаклары – Ренат Ибраһимов, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Эльвин Грей һәм Халидә Бигичева. Тамашаның режиссеры – Радик Бариев.

Рифат Фәттахов фестивальнең татар һәм башкорт телләрендә барачагын ассызыклады.

Айдар Шәйдуллин фестивальнең гади концерт кына булмыйча, оркестр һәм ансамбь катнашкан зур тамаша булуын вәгъдә итә. Чыгышлар нигездә тере тавыш белән башкарылачак, әмма тулысынча түгел.
Оештыручылар фестивальнең бюджетын әйтмәделәр.  

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев