Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Джеки Чан коронавирустан дару уйлап табучыга миллион юань вәгъдә итте

Бер ай эчендә коронавирустан 881 кеше үлгән.

Кытай актеры Джеки Чан коронавирусның яңа төреннән дару ясаучыга миллион юань (9,1 миллион сумнан артык) вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости Strait Times басмасына сылтама белән хәбәр итә.

«Фән һәм технологияләр вируска каршы көрәштә ачкыч, һәм минем уйлавымча, күп кешеләр бу фикерне уртаклаша. Даруны мөмкин кадәр тизрәк уйлап таба алырлар дип өметләнәм», — дип хәбәр итә артист сүзләрен басма.

«Эш акчада түгел. Мин кайчандыр җанлы урамнарның хәзер буш торуын күрергә теләмим, һәм минем ватандашларымның тормыш белән ләззәтләнергә тиеш вакытта вирус белән үлгәнче көрәшүләрен күрәсем килми», — дип өстәде ул.

Якшәмбе көнне билгеле булганча, бер ай эчендә коронавирустан 881 кеше үлгән.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев