Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчә белеп эчәбезме [сораштыру]

Җәмгыятебезнең баш бәласенә әверелгән эчүчелекне тыюның әледән-әле яңа законнарын уйлап табып торалар. Беренчедән, спитрлы эчемлекләрне сату вакытына чикләүләр кертелде: кичке уннан иртәнге сәгать унга кадәр алкоголь сату тыела. Икенчедән, кибетләрдә 18 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатылмый. Ә күптән түгел РФ Дәүләт Думасына алкогольле һәм спиртлы продукция сатуны рөхсәт итү яшен...

Җәмгыятебезнең баш бәласенә әверелгән эчүчелекне тыюның әледән-әле яңа законнарын уйлап табып торалар. Беренчедән, спитрлы эчемлекләрне сату вакытына чикләүләр кертелде: кичке уннан иртәнге сәгать унга кадәр алкоголь сату тыела. Икенчедән, кибетләрдә 18 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатылмый. Ә күптән түгел РФ Дәүләт Думасына алкогольле һәм спиртлы продукция сатуны рөхсәт итү яшен 18дән 21 яшькәчә арттыруны тәкъдим итүче яңа закон проекты тәкъдим ителде.

Рәсми статистика буенча, бүгенге көндә 11-24 яшьтәгеләрнең 80 проценты алкоголь белән таныш. 12-16 яшьлек балаларның - 5, ә 17-25 яшьлекләрнең инде 10 проценты - алкоголиклар. Әлеге куркыныч саннардан котылу чарасы бер - спитрлы эчемлекләрне тыю. Алкогольне таба алу юлларын катлауландырып яисә тыеп, аның сәламәтлеккә никадәр зыян салуын даими рәвештә "тукылдап" кына вәзгыятьне уңай якка хәл итеп буладыр, мөгаен. Без яшьләр арасында яңа закон проектына мөнәсәбәтләре хакында сораштыру оештырдык.

Салават (19 яшь):

- Машинада йөргәч, әллә ни спиртлы эчемлекләр кулланып булмый. Сирәк кенә дуслар белән ял иткәндә сыра эчәбез. Кибеттә сыра алган саен паспорт сорыйлар. Ә 21 яшьтән соң гына сата башласалар, белмим, нишләрбез. Безнең өчен бик кырыс закон. Әйе, яшьтән алкоголик булганнар бар, ләкин без андыйлар рәтенә кермибез, чөнки, әйтүемчә, алкогольне бик сирәк һәм бик аз күләмдә генә кулланабыз.

Алмаз (20 яшь):

- Минем спиртлы эчемлекләргә исем китми. Тәмен татып караган бар, ләкин миңа ошамады, шуңа күрә эчкәнем дә, алганым да юк. Законга килгәндә, эчкән кеше барыбер җаен табачак. Үзенә 21 яшь тулмаган икән, ул аны өлкәнрәк кешегә алдырачак. Шулай да, закон ни генә дисә дә, кеше эчә белеп эчәргә тиеш.

Алия (18 яшь):

- Без дус кызлар белән бик еш кич белән сыра эчеп утырабыз. Урамда тәртипсезләнеп йөрмибез. Спиртлы эчемлекне өлкәнрәк дус кызыбыз алып бирә алачак, шуңа күрә яңа закон безнең хәлгә әллә ни үзгәреш кертмәс. Минемчә, тыярга телиләр икән, алкогольне бөтенләй кибетләрдән алып, махсус урыннарда гына сатырга кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәсе булыр.

Артур (20 яшь):

- Аллага шөкер, миңа бу закон кагылмаячак, чөнки тиздән 21 яшемне тутырам. Бәйрәмнәрдә сыра да, вино да, аракы да алына инде. Ансыз бәйрәм буламыни? Гадәти көннәрдә эчмим, уку да бар, эшлим дә.

Ильвар (21 яшь):

- Бу законның мәгънәсен аңламыйм. Кеше 18 яшьтән балигъ, ягъни мөстәкыйль була. Ул шушы яшеннән инде барлык карарларны аек акыл белән кабул итәргә, нәрсә яраганын-ярамаганын аңлый белергә тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә законны ничек бар, шулай калдырырга кирәк.

Минемчә, эчүчелек проблемасына төптәнрәк карарга кирәк. Вакытлыча гына мавыгу, сирәк кенә куллану да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әйтик, хәтер югалту, шизофрения, төрле психологик тайпылышлар эчә торган кешеләрдә генә түгел, ә шул кешеләрнең балаларында да була ала. Ә бу туачак бала алдында зур җинаять кылу белән бер. Дәүләт халыкка әнә шундыйрак рухтагы мәгълүмат тарату, икенчедән, алкогольне чикләү генә түгел, ә тыю белән дә шөгыльләнсен иде...

Йолдыз МУСИНА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев