Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчү-тартуның кимүе турындагы саннар чынбарлыкны чагылдырмый

Русиядә акцизсыз аракы сату 2014нче елда өч тапкырга арткан. Бу хакта 3нче апрель көнне вице-премьер Александр Хлопонин хөкүмәт каршындагы хәмерле эчемлекләр базарын җайга салу комиссиясендә чыгыш ясап әйтте. Тәртип саклау оешмалары да идән астында җитештерүнең артуын белдергән. Әле март ахырында гына Русия хөкүмәте, илдә эчүчеләр дә, тартучылар да кими, дип...

Русиядә акцизсыз аракы сату 2014нче елда өч тапкырга арткан. Бу хакта 3нче апрель көнне вице-премьер Александр Хлопонин хөкүмәт каршындагы хәмерле эчемлекләр базарын җайга салу комиссиясендә чыгыш ясап әйтте. Тәртип саклау оешмалары да идән астында җитештерүнең артуын белдергән.

Әле март ахырында гына Русия хөкүмәте, илдә эчүчеләр дә, тартучылар да кими, дип хисап тоткан иде. Янәсе, спорт белән шөгыльләнү әлеге гадәтләрне артка этәргән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2008нче елда илдәге халыкның 34 процентка якыны тарткан булса, 2013тә бу сан 28 процентка гына калган. Хәмерле эчемлекләрне дә үз итми башлаганнар. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 2011нче елда эчмәүчеләр 38 процент тәшкил итсә, 2014тә андыйлар 42 процентка якынлашкан.

Казанның 96нчы гимназиясендә эшләүче укытучы (исемен күрсәтмәүне үтенде), соңгы биш ел эчендә тәмәке тартмаучылар, күп дигәндә, 10 процентка кимегән булырга мөмкин, ди. Чөнки хәзер җәмәгать урыннарында тарту тыелганга, кешеләр азрак тарткан кебек тоела дип тә өсти. Югары сыйныфларда укучы үсмерләр качып тартуны кулайрак күрә. «Бу да тартучылар кимегән дигән уйларга этәрергә мөмкин», - ди укытучы.

Тарихчы галим Нурулла Гариф, Русиядә статистика ышанычлы әйбер түгел, дип әйтә. «Бер елны Татарстанда аракыны, башка төбәкләргә караганда, күбрәк эчәләр дип язып чыкканнар иде. Мин моңа шикләндем, чөнки, дөрестән дә, элеккегә караганда, эчүчеләр азаюын тойган идем. Икенчедән, Татарстан - азмы-күпме мөселман республикасы, бу да үз йогынтысын кертми калмый. Ә дөресе болай булган. Татарстанда халык, баерак булу сәбәпле, аракыны кибеттән күбрәк сатып ала икән. Әмма бу күп эчүне аңлатмый, чөнки башка төбәкләрдә көмешкәне күбрәк эчкәннәр, акчалары аз булу сәбәпле, аракыны аз алганнар. Ә дәүләт статистикасы кибеттә сатылган аракы нигезендә хисап тота», - ди Нурулла Гариф.

Теләче районының бер авылындагы сатучы 2014нче ел ахырында чыгарылган хисап бүгенге вәзгыятькә бөтенләй туры килми дип белдерде. «Хәзер аракы азрак сатыла кебек. Әмма бөтен әйбергә бәя күтәрелгәнгә, халыкның сатып алу мөмкинлеге дә кимеде. Бу эчүчеләр кимеде дигән сүз түгел әле, чөнки хәзер бал (брашка) әчетүчеләр артты. Идән астыннан аны да, яшереп ясалган аракыны да саталар», - ди сатучы.

Татарстанның наркология больницасы баш табибы урынбасары Степан Криницкий да Росстат китергән саннарга шик белдерә. Аның сүзләренчә, соңгы елларда больницага алкоголизм авыруы белән мөрәҗәгать итүчеләр кимегән. Бу әле эчеп китүчеләр, эчүдән туктый алмаучылар кими икән дигән сүз түгел, ди ул. «Алар төрле хосусый ширкәтләргә мөрәҗәгать итә, безгә килеп теркәлми», - ди Криницкий. «Кешеләр аракы эчмәсен өчен, илдә бик аз эш башкарыла. Без, табибларны, аракы һәм тәмәкенең бәясе канәгатьләндерми. Ул ун тапкыр артык булырга тиеш. Шул очракта гына азрак тартачаклар һәм эчәчәкләр. Ураза аенда, Чечнядагы кебек, республикада хәмерле эчемлекләр бөтенләй сатылмаска тиеш», - ди Криницкий.

Русия 2015нче елның 1нче февраленнән аракыга бәяләрне 220 сумнан 185 сумга төшерде. Аракы җитештерүчеләр арасында бу хәлне кризис сәбәпле бюджет тутырырга омтылу дип бәяләүчеләр дә булды. Елның беренче өч ае тәмам, ә Русия икътисади яктан түбән тәгәрәвен дәвам итә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы ел ахырына инфляция 12 процент булыр дип фаразлый. Икътисад белгечләре кешеләрнең чыгымнары 12 процентка гына түгел, ә 20 процент, хәтта 50 проценттан да күбрәк булырга мөмкин дип әйтә. Әлеге вәзгыятьтә хәмерле эчемлекләр кулланучылар кимерме, идән астыннан сатучылар артырмы - бу ягы караңгы кала.

Безнең гәҗит

Наил АЛАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев