Саба таңнары

"Эчмәдең түгел, чиләге белән койдың, айнырга вакыт" - наркодиспансерда татарча сөйләшүгә тап булдым

- Әйдә, ашап аласыңмы? Ничә көн тәгам ризык капканың юк. - Нинди ашау ди ул, үтә дип беләсеңме әллә? Ярты стакан салып бирсәң, эчәр идем. Берәр "чәкүшкә"гә чыгып кермисеңме? Шуны тоткач, бүтән тамчы да капмас идем... - Хушлашу хөрмәтенәме? Ярамый, агай. Эчмәдең түгел, чиләге белән койдың. Айнырга вакыт. Акча кызгана...

- Әйдә, ашап аласыңмы? Ничә көн тәгам ризык капканың юк.
- Нинди ашау ди ул, үтә дип беләсеңме әллә? Ярты стакан салып бирсәң, эчәр идем. Берәр "чәкүшкә"гә чыгып кермисеңме? Шуны тоткач, бүтән тамчы да капмас идем...

- Хушлашу хөрмәтенәме? Ярамый, агай. Эчмәдең түгел, чиләге белән койдың. Айнырга вакыт. Акча кызгана дип уйлама, бетәсең бит...
- Әй, аңламыйсың хәлемне, бөтен эчем яна. Пожар миндә, пожар...

Республика наркология диспансеры поликлиникасына килеп керүгә, коридорда әнә шундый татарча сөйләшүгә тап булдым. Озата килүче ир-ат - илле­ләрдә, икенчесен - сакал-мыек басканын - ни­чәдә дип тә әйтә алмыйм. Баш ташлап эчкән кеше карт күренә бит ул. Абзыйның бу дәва йортына беренче генә килүе түгел икән.

Коридорда дистәгә якын кеше, яртысы - озата килүче. Бер ир-ат урындыкларны тезеп куйган да тирән йокыга талган. Ярый әле монда туңарлык түгел. Шул хә­лендә салкын урамда калса, өшеп харап булыр иде. Әнә алпан-тилпән атлап, ир-ат, артыннан хатын-кыз килеп керде. Хатынның бер кулында - зур сумка, икенче кулы белән ирен егылып китүдән саклап бара. Ирнең аягына потлы гер такканнармыни, авыр адымнар белән, чайкала-чайкала, көчкә йөри. Болар да районнан килгән татар гаиләсе булып чыкты. "Начар кеше түгел ул, - ди Әнисә ханым (исеме үзгәртелде). - Ну бер башласа, туктый алмый, авыру инде. 31 декабрьдә кич эштән кайтты. Илле грамм шампан шәрабы гына эчкән иде, шуннан бирле айныганы юк..."

Яңа ел каникулыннан соң Россиянең баш наркологы Евгений Брюн, наркология диспансерларына мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, андыйларның саны тагын да артачак, чөнки алда дини бәйрәмнәр булачак, анысы да алкогольсез узмый, дип белдергән иде. "Безгә тыела алмыйча эчүдән бик күп килә башладылар димәс идем. Узган еллар белән чагыштырганда азрак та, - ди республика наркология дис­пансерының өченче бүлеге мө­ди­ре, психиатр-нарколог Булат Гатин. - Баш ташлап эчүчеләрнең бөте­несе дә өеннән чыкмады әле. Бу хәл бераз соңрак, гыйнвар азагы, февраль башында булачак. Ул чорда инде күбрәк "алкоголь психозы" белән киләләр. Халык телендә ул "белая горячка" дип атала".

Диспансерның поликлиникасы да ике көн элек кенә эшли башлаган, мөрәҗәгатьләр шуңа да аздыр. Аннары алкоголизмнан аноним рәвештә дәвалаучы шәхси кабинетлар да шактый бит хәзер. Кайберәүләр бәйрәмнең соңгы көннәренә кадәр эчә дә, бер-ике көн кала шәхси клиника бел­геч­ләренә акча түләп, дәваланып чыга. Аларны өенә чакыртучылар да бар. Шулай итеп, атна буе айнымаган кеше канын алкогольдән чис­тарттырып, үзен нормага китерә, махмырдан котыла һәм вакытында эшкә чыга. Андыйларның "алкоголик" икәнен якыннарыннан тыш беркем дә белми кала.

Ә менә республика диспансерына ел дәвамында районнардан, авыллардан килүчеләр шактый. "Районнарда психиатр-нарколог­лар яхшы эшли, кешене вакытында безгә җибәрергә тырышалар", - дип аңлата моның сәбәбен Булат Ильяс улы. Мисалга Югары Ослан, Саба, Питрәч, Әлки районнарын китерде ул. Озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәреннән соң районнар да әлегә дәррәү кузгалмаган.

Алкоголизмнан мәҗбүри дә­валау юк. Кеше үзе теләмәсә, ирексезләп айнытып булмый. Булат Гатин коридордагы "ярты гына стакан җитми калды", дип ялварган абзыйның халәтен болай аңлата: "Аның айну теләге зур. Туганнарына, зинһар, үлгәнче, диспансерга илтеп калыгыз, үзем тыела алмаячакмын, дигән ул. Без аны дәвалап айнытачакбыз. Ләкин чир тиз генә узмый, эчәсе килү теләге басылмый, чөнки психологик бәйлелек дигән нәрсә дә бар. Ул озакка сузыла. Тынычланганчы 20 көннәр уза".

Ә "алкоголь психозы"на әй­ләнү начар сыйфатлы аракы эчү, бер­ни­чә эчемлекне бергә кушу аркасында да булырга мөмкин. Начар сыйфатлы исерткеч эчемлекне күбрәк авыл җирләрендә яшәүчеләр куллана. Кичен кибет­ләр ябык, ачык булса да, сәгать уннан соң хәмер сатылмый. Шуңа күрә авылда кичкырын "итәк асты" сәүдәсе башлана. Эчкән кеше аракының, спиртның сыйфаты турында уйлап тормый. "Узган ел бер очрак аеруча истә калды, - ди Булат Гатин. - Казанга якын бер районнан 30 яшьләрдәге бик авыр хәлдәге татар егетен ки­тер­деләр. Аның йөзенә карарлык түгел иде: кыйналудан тәне кара янып беткән, йөзе таушалган, гәүдәсе бетәшкән. Биш-алты көн буе аңына килә алмый азапланды, үлем белән тартышты. Без, бер төркем белгеч, аның яныннан бер минутка да кит­мәдек. Көч-хәл бе­лән алып калдык. Ике ай да узмады, тагын шул хәлдә килеп керде. Аның гомерен саклап калу өчен яңадан күпме көч түгәргә туры килде. Аякка бас­тырып, кеше рәтенә кертеп, чыгарып җи­бәр­дек..." Егет ике­сендә дә 5 литрлы баллоннарда сатылучы сыйфатсыз спирт эчеп агуланган икән. Шәһәр җирендә исә наркотик белән аракыны катнаштыру оч­раклары булгалап тора. Болар шулай ук агулану белән тәмам­лана, йөрәккә, үпкәгә зыян килә, бавыр белән бөер эштән чыга.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: