Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Эчмим. Тартмыйм. Күз тиде”

Баянчы Ринат Насыйров быел башлы-күзле булырга җыена. Сөйгәне – Александра исемле керәшен кызы.

– Ринат, керәшеннәрнең бит үз гореф-гадәте. Аңа да үз дине кадерле. Дин аркасында гаиләләрдә ызгыш-талаш та килеп чыга. Киләчәгеңне уйладыңмы?

– Ул темага сөйләшү булды, динеңне кабул итәм, диде.

– Ярый, ә балаларга исем кушу?

– Ул яктан да проблема юк, исем кушуны да сөйләштек.

– Аның янында сиңа рәхәтме?

– Рәхәт, аның белән тыныч. Зәй районы Сәвәләй авылыннан ул. Үзем Әлмәт районы Шарлама авылыннан. Әле дә әни белән шунда яшим.

– Ничек таныштыгыз?

– Очраклы рәвештә, мәҗлестә.

– Кайда эшли?

– Чаллыдагы балалар бакчасында тәрбияче. Үзем Җәлил бистәсендәге музыка мәктәбендә баян дәресләрен укытам.

– Хатының көнләшеп, үзәгеңә үтмиме?

– Көнләшә икән, мин аңа аңлатып бирәм һәм ул теманы бүтән кузгатмыйбыз. Мәхәббәт юк, диләр бит. Әгәр дә бер-береңә хөрмәт белән ышану булмаса, нәрсәгә кавышырга?! Кемдер мәхәббәтне дәрт белән бутый. Дәрт бит ул сүнә. Матурлык туйда кирәк, уңганлык көн дә кирәк.

– Син бигрәк акыллы икән. Ничә яшь соң сиңа?

– 27.

– Акыллы икәнеңне белдек, тагын нинди әйбәт сыйфатларың бар?

– Эчмим, тартмыйм.

– Өйләнәсең дип сөйләштек сөйләшүен, ә беренче мәхәббәт?..

– Казанда калды. Гөлназ исемле иде. Кияүгә чыкмагандыр әле. Өйләнешүгә кадәр барып җитмәде, тәкъдир...

– Мин аңлап бетермәдем, син Казанда дисең, Җәлил, Чаллы шәһәрен дә искә аласың, кайлардан соң син?

– Җәлилдә мәктәпне тәмамладым. Әлмәттәге музыка училищесына кердем. Аннары Казанда мәдәният институтында укыдым. 4нче курста укыганда: “Габделфәт Сафин баянчы эзли”, – дигән сүзләр колагыма чалынгач, Рузилә апага шалтыраттым. Габделфәт абый өенә чакырып алып тыңлады. Җырларын куйды да: “Уйна!” – диде, ошатты. Габделфәт абыйның җырларын 4-5 яшьтән үк авылда әбиләргә җырлый идем. Алар конфет-прәннек бирә иде.

– Дәртләнеп уйнап торып, ничек хәлең бетми?

– Энергияне тамашачылардан алам. Электән үк дәртләнеп уйный идем, Габделфәт абый тагын да үсендерде: “Энергетикаңны биреп уйна!” – диде.

– Гармуннар кыйммәтме?

– Ике атна элек 20 меңгә алдым. 250 меңлек баяным да бар. Габделфәт абыйның концертларында аның 500 меңлек баяны белән уйныйм. Кыйммәт булган саен җиңелрәк, әйбәтрәк, тавышы да куәтлерәк чыга.

– Ничә кило?

– 14.

– Билләрең сызламыймы?

– Формада тору өчен спорт, йөзү белән шөгыльләнәм.

– Таксаң күпме?

– Биш мең. Ераграк җиргә чакырсалар, 6-7 мең.

– Бүген дә Әлмәттән үк килгәнсең, бензинга күпме бетә?

– Бару-кайту мең ярым.

– Машинаңны алыштырмыйсыңмы әле?

– Өч ел саен алыштырам.

– Баян белән һәркөнне 4-5 сәгать шөгыльләнергә кирәк, ди баянчылар.

– Алай ук түгел, ике-өч көнгә бер тотам. Авылда эш тә күп, гел баян тартып утырсаң, тормышны алып барып булмый.

– Фирдүс Тямаев белән дә эшләгәнсең. Анда бик күп энергия бирергә кирәк, шуннан куркып качтыңмы әллә?

– Качмадым. 2010 елда укырга кердем. 2015 елга кадәр баян классында укыдым.

– Синең кебек оста баянчыга күз дә тиядер...

– 3 курста укыганда тиде. Берни ашый алмадым, коса идем. Хәлем бетте. Ильяс хәзрәткә бардым. Бер шешә зәйтүн мае, биш литр су алып килергә кушты, шуларны өшкерде. Башыма кагылуга, күз тигән, диде. Су белән коенырга, зәйтүн маен иртән ач карынга эчәргә кушты. Өч тапкыр барып кайткач, хәлем әйбәтләнде.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев