Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Эчәр суым синдә, Кибәчем!”

Шушы көннәрдә районыбызның Олы Кибәче авылында туып үскән күренекле каләм әһеле Люция Шәрәфиеваның шул исемдәге китабы дөнья күрде. Басма Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов теләктәшлегендә, күренекле авылдашлары - "Ак Барс" банк акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Фәнил улы Гәрәевнең матди ярдәме белән нәшер ителгән. Әлеге...

Шушы көннәрдә районыбызның Олы Кибәче авылында туып үскән күренекле каләм әһеле Люция Шәрәфиеваның шул исемдәге китабы дөнья күрде. Басма Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов теләктәшлегендә, күренекле авылдашлары - "Ак Барс" банк акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Фәнил улы Гәрәевнең матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге җитди хезмәт Саба районының берничә гасырлык тарихы булган Олы Кибәче авылына багышлана. Китап зур мәгълүматлар базасына - архив һәм авторның үз материалларына, әдәби чыганакларга нигезләнеп эшләнгән. Җирле матбугатта басылган мәкаләләр дә әлеге хезмәттә уңышлы кулланылган.

Авыл тарихы илебезнең, республикабызның, Саба районының зур һәм кече тарихы белән бергә үрелеп бара. Әлеге алым, ошбу эшкә кабатланмас үз йөзен бирә - безгә таныш Туган ил тарихы якташларыбыз язмышы аша укучылар күз алдыннан уза. Бу XX гасырда яшәгән якташларының тормышы һәм көнкүреше белән тулысынча таныш булмаган яшь буынга тәрбия дәресе дә булып тора.

Авторның авылда яшәүчеләрнең барысы турында да сөйләргә омтылуы да ихтирамга һәм мактауга лаек. Монда күмәкләштерү фаҗигасе дә, Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкы җилкәсенә төшкән зур авырлыклар, сугыштан соңгы җиңүле, әмма михнәтле-авыр чор да чагылдырыла. Китапның авторы боларның барысы турында да дөрес һәм гадел итеп сөйләргә тырыша. Бу - бик мөһим, чөнки бездә, кайвакыт, XX гасырдагы совет чынбарлыгын матурлап сурәтләргә яраталар. Дөрес тарих, үткән буыннарның чын тарихын белергә тиешле яшьләребезгә кирәк. Чын ватанпәрвәрләрне шулай гына тәрбияләп була. Бу китап әнә шул игелекле максатка хезмәт итә.

Китапта авылның традицион мәдәниятен яктыртуга багышланган бүлекләр булуын ассызыклап күрсәтәсе килә. Бу - Олы Кибәче һәм күрше авылларда яшәүчеләрнең кәсепләре турындагы җентекле зарисовкалар гына түгел, бүгенге яшьләр ишетеп кенә белгән халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре (Җыен, Сабантуй, Нардуган, яшьләр уеннары һәм башкалар) турындагы сюжетлар да.

Авыл халкының рухи мәдәнияте турында сөйләгәндә, автор ислам диненең XX гасырдагы язмышы һәм аның хәзерге шартларда яңаруы проблемасына да аерым игътибар бирә. Китапта китерелгән материал, диннән яздырырга теләгән совет сәясәте елларында да, милләттәшләребезнең ислам кыйммәтләре турында онытмавын ышандыргыч итеп дәлилли. Бу мәгълүматлар XX гасырда татарларның конфессиональ үсешен өйрәнүче ислам дине белгечләре, тарихчылар өчен кызыксыну тудыралар.

Күренекле каләм әһеле - Татарстан журналистларының данлыклы "Бәллүр каләм" иясе, "Болгар радиосы"ның яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире , филология фәннәре кандидаты Люция Шәрәфиеваның «Эчәр суым синдә, Кибәчем!» дигән китабы тарихи әһәмияткә ия булган, туган төбәкне өйрәнү буенча тирәнтен әзерләнгән кыйммәтле хезмәт Ул мәктәп укучыларына Туган ил тарихын өйрәткәндә крайны өйрәнү өчен лаеклы өстәмә әсбап булып тора.

Дамир Исхаков,

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих Институты баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев