Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕГАИС һәр шешәне терки

Агымдагы елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмалар спиртлы эчемлекләр сату турындагы мәгълүматны ЕГАИСка мәҗбүри тәртиптә тапшырырга тиеш булачаклар.

Шуңа күрә кибетләр акциз маркаларындагы мәгълүматны укып, ЕГАИС системасына җибәрә торган сканерлар белән җиһазландырылырга тиеш. Практика күрсәткәнчә, ЕГАИС системасына тоташу процессы билгеле бер вакытны ала һәм аны килеп терәлгәч кенә башкарып булмый. «Росалкогольрегулирование» алкоголь базарында катнашучыларны бу эшне җәһәтләтергә чакыра. Шул рәвешле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматлар тапшыру ягыннан ЕГАИС системасына алдан ук тоташып кую мөһим. Моннан тыш хәмерне ваклап сатучы оешмалар май аенда системага тулысынча тоташканда «Росалкогольрегулирование аларга ЕГАИС белешмәләре нигезендә I квартал декларациясе файлларын, алга таба тиешле органнарга бирү өчен автомат рәвештә формалаштыруны тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев