Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕГЫЛУНЫҢ ДА ҖАЕ БАР

Кыш көне һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, хәвеф-хәтәрләр дә арта. Бәла аяк астында, диләр. Бигрәк тә кыш көне бозлавык барлыкка килеп, аяк асларының тайгакка әйләнүе машина йөртүчеләр белән бергә, җәяүлеләр өчен дә зур куркыныч тудыра. Бозлавыкта егылмас өчен нишләргә? Имгәнүдән ничек сакланырга?

Травматологлар җәяүлеләргә юл­­га чыкканда таймый торган аяк киемнәре кияргә, иң мөһиме – ашыкмаска, тезләрне ярым бөккән хәлдә, аяк табанына нык басып йөрергә киңәш итәләр. Егыла башлаганда, баш бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, яисә ян-якка (кулларны сузган хәлдә түгел) егылырга тырышырга кирәк. Инде егылган очракта авыртуларга карамастан тиз генә торып китү ягын карарга түгел, гәүдәнең имгәнгән урынның кайдалыгын ачыклау мөһим. Районыбызда бозлавыкта таеп егылу белән бәйле вәзгыять ничек?

Узган ел район үзәк хастаханәсенә төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән 347 бала, 18 яшьтән узган 1438 кеше мөрәҗәгать иткән.

 

Шуны ачыклау максатыннан район үзәк хастаханәсе хирургы Рамил Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек. «Кыш җитеп, аяк аслары бозлавык була башлауга, төрле имгәнү очраклары арта. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр, балалар белән аяныч хәлләр күбрәк күзәтелә. Бүген генә мәсәлән, поликлиникага төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән биш кеше мөрәҗәгать итте. Аларның өчесе сыну, икесе каты бәрелү очрагы икәнлеге ачыкланды. Кыш һәркемнән зур саклык һәм уяулык сорый. Инде урамда егылып, төрле имгәнүләр (кул, аяк сыну) алган очракта, зыян килгән аякны сәламәт аякка бәйләргә яисә кул астында булган каты әйбердән (такта, таяк, һ.б) файдаланырга, мөмкин кадәр селкетмичә, бер халәттә тотарга тырышырга кирәк. Кул сынган очракта үзең белән булган яулык, шарф белән муенга бәйләп кую, шулай ук артык хәрәкәтләр ясамау зарур. Һәр очракта «Ашыгыч ярдәм» чакырту, мөмкинлек булса, шәхси машина белән тиз арада хастаханәгә алып килү мөһим. Әлбәттә, имгәнүнең ни дәрәҗәдә катлаулылыгын бары рентген, томография генә ачыклый ала. Вакытында медицина ярдәме алмыйча йөрү дәвалануны шактый катлауландырачак», – ди Рамил Әхмәдуллин. Иң мөһиме – игътибарлы һәм сак булыйк! Бозда таеп егылып, медицина ярдәменә мохтаҗларны кү­рүчеләргә бу хакта махсус хез­мәтләргә (“Ашыгыч ярдәм”гә –02 яисә коткаручылар –112) хәбәр итәргә кирәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X