Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Екатеринбургта Агафуровлар җирләнгән борынгы зиратны татар яшьләре саклап калган

Екатеринбург үзәгендә урнашкан борынгы татар-мөселман зиратына юкка чыгу куркынычы янаган.

Екатеринбургның татар яшьләре 2007 елдан бирле шәһәр үзәгендәге борынгы татар-башкорт зиратын тәртипкә китерә. Биредә татар тарихында билгеле сәүдәгәр һәм хәйрияче Хисаметдин Агафуров (1831-1883) һәм аның хатыны Газизә җирләнгән. Күптән түгел бу каберлек "яңа ачыкланган мәдәни мирас объектлары" исемлегенә кертелгән.

Хәзер Агафуровлар мавзолее Свердловск өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе тарафыннан тарихи-мәдәни экспертиза үтәргә тиеш. "Экспертиза уңышлы узар, борынгы мөселман зираты мәдәни мирас объектлары дәүләт реестрына кертелер дип өметләнәбез. Бу - мөселман зиратының язмышын хәл итә торган вакыйга булачак", - диде Свердловск өлкәсе Татар конгрессы вәкиле Вагис Имашев "Татар-информ"га.

  • Хисаметдин Агафуров XIX гасырда Сәүдә йортларына нигез сала. Аның уллары Камалетдин, Зәйнетдин, Кәшәфетдин революциягә кадәр Урал-Себер төбәгендә данлыклы "Бертуган Агафуровлар" Сәүдә йортын оештыра. Екатеринбургта Агафуровлар яшәгән ике агач йорт сакланып калган, алар архитектура һәйкәле булып тора. Зират 1-2 чакрым ераклыкта гына

 

"Бертуган Агафуровларның әти-әнисе җирләнгән зират шәһәр үзәгендә 5-7 гектар җирне биләп тора, аңа төзүче эшмәкәрләр кызыга. Зиратка терәтеп күпкатлы йортлар төзелә. Бәлки әле алар берникадәр зират җирен дә басып алгандыр. Зиратны саклап калырга кирәк", - ди Вагис.

Берара зират ташландык хәлдә булган. Татар яшьләре 2007 елдан бирле биредә өмәләр үткәрә, каберлекләрне чистарта. Зират капкасына элмә такта куйган, Агафуровлар мавзолее урнашканын хәбәр иткән банер элгән. "Быел безгә татар меценатлары ярдәмгә килде. Ринат Əскәров, Олег Хәбибуллин һәм Фәрит Нәбиуллинга без бик рәхмәтле", - ди Вагис Имашев. Меценатлар зиратны төзекләндерергә ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдәге госпитальдә үлгән сугышчыларны да биредә җирләгәннәр. Алар төрле милләттән булган. 1981 елда ул каберләр шәһәрнең Широкореченский мемориаль зиратына күчерелә. "Əмма зиратта сугышчыларның каберләре әле бик күп калган. Быел без элеккеге фотоларга нигезләнеп, аларга куелган һәйкәл-стеланы яңадан торгыздык", - ди Вагис.

Борынгы зиратны киләсе елның 9 маена тулысынча тәртипкә китерергә планлаштыралар. Ул киләчәктә Екатеринбургның "Татар бистәсе" туристик маршрутына кертеләчәк. 

Фото: Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев