Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экология министры шимбә өмәсенә яхшы кәеф белән барырга чакырды

Татарстан башкаласында төп шимбә өмәсе 5 майда уза.

 Казанда төп шимбә өмәсе иртәгә, 5 майда уза. Шимбә өмәсенә яхшы кәеф белән барырга кирәк, дип тәкъдим итте Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков “Татар-информ”га интервьюда.

“Шимбә өмәсенә яхшы кәеф белән барырга кирәк, изге эшкә үз өлешеңне кертергә кирәклекне аңлап. Узган ел санитар-экология икеайлыгында 1,1 млн кеше катнашты. Санкцияләнмәгән чүплекләрне чистартуда зур эш башкарылды”, - диде ул.

Табигатьне саклау акциясе Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә иртәнге 10.00 сәгатьтә старт ала. Мәйданнарны чистартуда “Ирекле кеше” девизы Татарстан башкаласындагы барлык югары уку йортлары студентларын, Казан танк училищесы курсантларын, активистларны, волонтерларны берләштерәчәк.

Шимбә өмәсендә катнашучыларны концерт программасы көтә. Иҗади һәм спорт интерактивлары, алты уен станциясе каралган һәм махсус призлар – гамак, рюкзак яисә туристлар палаткасына ия булу мөмкинлеге бар. Бу көнне социаль челтәрләрдән иң актив катнашучылар – “#экояз2018” конкурсына багышланган иң яхшы фото һәм видеоэш авторлары билгеләнәчәк. 
Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев