Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел авыр булуга карамастан, резидентлар күрсәткече яхшы

Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр буенча быел нәтиҗәләр начар түгел - 114 яңа резидент. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Бездә быел яңа компанияләр барлыкка килде. «Алабуга»да 20 яңа резидент, Иннополиста 19 яңа резидент - болар нигездә югары технологияле компанияләр, асылда, техник-гамәлгә кертү махсус икътисадый зонасы шуңа юнәлтелгән дә.

Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр буенча быел нәтиҗәләр начар түгел - 114 яңа резидент. Проектлар башка районнар буенча да башланды, гәрчә бездә территорияләр үсешендә билгеле бер дисбаланс булса да. Бу инвесторларның күпчелек өлеше махсус икътисадый зоналарда, ТОСЭРда булган ташламаларда кызыксынуы белән бәйле, шуңа күрә алар нәкъ менә шунда китә.

“Без Инвестиция советында Президент рәислегендә 29 млрд. сумлык проектларны карадык, алар арасында Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Буа районнары, шулай ук Биектау, Апас, Балык Бистәсе, Питрәч районнары бар. Менделеевскида гамәлгә ашыру проектларын, шулай ук карадылар, монда салым ташламалары гамәлдә. Хәзер районнарда һәм муниципалитетларда хосусый капитал җәлеп итү күзлегеннән активлык артты. Минемчә, бу быел бюджетта җитди түбәнәю белән бәйле, шуңа күрә, әлбәттә, хәзер һәр инвестор мөһим һәм бик кадерле”, - диде агентлык җитәкчесе.

Талия Миңнуллина белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укырга мөмкин.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев