Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел азагына кадәр Татарстанда барлык муниципаль берләшмә чикләре ачыкланып бетәчәк

Хәзерге вакытта республикада 950 муниципаль берләшмә чикләрен ачыклау төгәлләнгән.

Татарстанда агымдагы ел ахырына кадәр барлык муниципаль берләшмәләр чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әйтте.

«Татарстанда барлыгы 956 муниципаль берләшмә бар. 950 берләшмә чикләре кадастр исәбендә тора. Тагын Алабуга һәм Менделеевск районнары, шулай ук дүрт авыл җирлеге — Поспелово, Тихонов, Коновалов һәм Иске Мазино җирлекләренең чикләрен исәпкә аласы калды», — диде Рөстәм Мерзакреев.

Аның сүзләренчә, чикләр турындагы белешмә ачыкланып бетү уңаеннан, муниципаль берләшмәләр статусы турындагы закон проектлары әзерләнгән һәм алар Татарстан Дәүләт Советына кертелгән.

«Законнар кабул ителү белән без чикләрне кадастр исәбенә куячакбыз. Әгәр дә без ул законнарны быел кабул итсәк, 2019 елга барлык чикләр исәптә булачак», — дип йомгаклады Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары.

Фото: архив/Салават Камалетдинов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев