Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ел җитәкчесе» конкурсы лауреатлары арасында агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә бар

«Ел җитәкчесе» исемен алуга икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе дәгъва кылды. Быел 82 номинант конкурс лауреатлары булды.

undefined

«Ел җитәкчесе» конкурсы - хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2020» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклый. Республикада масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, социаль һәм транспорт инфраструктурасы үсә.

2020 елда үз коллективлары белән бергә югары күрсәткечләргә ирешкән лауреатлар арасында авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре һәм җитәкчеләре дә бар:

  • Чистай районының «Кама аръягы-Агро» ҖЧҖ директоры Рөстәм Нуретдинов, «Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен» номинациясендә.

«Кама аръягы-Агро» предприятиесе бөртекле һәм кузаклы культуралар, көнбагыш һәм рапс үстерү белән шөгыльләнә. 3975 га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән 3510 га сөрүлек җирләре. 2020 елда җәмгыять тарафыннан 6 350 тонна ашлык җитештерелгән, уңдырышлылык - 30,2 ц/га. «Кама аръягы-Агро» - нәтиҗәле идарә итүче һәм динамик үсештәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, ул яңа технологияләр кертә, туфракның уңдырышлылыгын, бөртеклеләр уңышын арттыру өчен комплекслы чаралар уздыра.

undefined

  • Саба районы «ПМК» ҖЧҖ директоры Константин Маковеев, «Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен» номинациясендә.

Хәзер «ПМК» ҖЧҖ 30 гектар мәйданда сөтчелек комплексы төзи. Объект төзелеше 4 чиратка бүленгән, һәркайсы 600 баш савым сыерга исәпләнә. Сөтчелек комплексын төзү 2018 елда башланган, аны 2021 елда төзеп бетерү планлаштырыла. Бүгенге көндә 1200 баш савым сыерга исәпләнгән комплексның бер өлеше төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган. Биредә һәркөнне 33-35 тоннага якын югары сыйфатлы сөт савыла, бер сыердан уртача савым тәүлеккә 33 литр тәшкил итә. Сөтчелек комплексы тулысынча технологияле:сыерлар заманча 28 робот-Lely Astronaut 5 ярдәмендә савыла. Аларның нәтиҗәләре Lely T4c (Times for Cows) программасына кертелә һәм һәр терлек буенча продуктивлыкның лактация динамикасы анализлана. Сыерлар саву өчен роботлар куллану бик аз гына кеше катнашында югары сыйфатлы сөт алырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Президенты катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый шартларда хезмәткәрләренең эш урыннарын саклап калган һәм күпләп эштән китүгә юл куймаган, шулай ук үз хезмәткәрләренә карата сакчыл мөнәсәбәттә булу аркасында предприятиеләрдә кешеләрнең күпләп авыруларын булдырмый кала алган предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. “Шулай ук кайбер оешмалар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм башка саклау чаралары җитештерүне оператив җәелдерделәр, дезинфекция чаралары җитештерүне арттырдылар. Күп предприятиеләр медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка актив ярдәм күрсәттеләр:медицина учреждениеләренә бушлай шәхси саклану чаралары бирелде”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, уртак эш нәтиҗәсендә төп макроикътисадый күрсәткечләрнең кимүе сизелерлек булмады. “Профессиональ һәм максатка омтылышлы команда ярдәмендә без республиканы үстерү һәм гражданнарыбызның тормышын яхшырту буенча алда торган бурычларны үтәүне дәвам итәбез”, - дип ассызыклады ул.

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев