Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” бәйгесенә йомгак ясалды - исемлек

Быел җиңүгә 10 номинациядә 600 катнашучы дәгъва кылган.

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсына йомгак ясалды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 600 катнашучы дәгъва кылган.

Чарада лаеклы җиңүчеләр бүләкләнү өчен сәхнәгә чакырылды. “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә Әлмәттән Алена Ветлугина һәм Тәтештән Рима Сафиулова җиңү яулады. Бу номинация җиңүчеләрен тәбрикләргә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. 

“Бөтен дөнья хатын-кыз затына соклана, аңа тирән хөрмәт хисләрен белдерә. Шушы бәйгене оештыручылар ничә ел рәттән иң уңган, булган, чибәр һәм үрнәк хатын-кызларны шушы залга җыя. Хезмәтегез өчен рәхмәт әйтергә зур мөмкинлек бу. Гаилә учагын саклап, җәмгыятькә тәүфыйклы балалар үстергәнегез өчен рәхмәт җиткерәбез”, - диде ул үзенең чыгышында.

“Хатын-кыз – бизнес-леди” номинацияләрендә җиңүчеләрне “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүләкләде. Ул Түбән Камадан Чулпан Миннебаева, Лаештан Гәүхәрия Вәлиуллина һәм Яр Чаллыдан Лариса Тановага дипломнар тапшырды. 

Әгъзам Гобәйдуллин "Язмышым – һөнәрем" номинациясендә җиңүче Минзәләдән Розалина Ишимбаева, Бөгелмәдән Любовь Архипова, Зәйдән Валентина Попова, Түбән Камадан Ольга Тарасова һәм Елена Ткачева, Казаннан Асия Илалова, Азнакайдан Алсу Гомәрованы да котлады. Аларга барлык ир-атлар исеменнән рәхмәт сүзләрен белдереп, киләчәктә дә югары дәрәҗәләргә ирешеп эшләүләрен теләде.

“Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә мәртәбәле исемгә Азнакайдан Альбина Шәймөхәммәтова һәм Бөгелмәдән Гөлнара Мөхәмәтханова лаек булды. “Өченче буын героинясы” номинациясендә җиңүне Азнакайдан Галина Герк, Сабадан Зәләфрүз Гаттарова һәм Казаннан Тәнзалия Хәсәнова яулады.

Чарада катнашучыларны Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да сәламләде. “Бүген залда көчле хатын-кызлар энергиясе ташып тора. Без сезнең белән бергә күп еллар иҗтимагый һәм дәүләт эшләрендә хезмәт куябыз. Бәйгедә республикабызның иң гүзәл, тырыш, абруйлы хатын-кызлары катнаша. Алга таба да ул шундый рухта дәвам итсен”, - диде ул.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” номинациясендә җиңүгә Вера Емельянова, Равилә Шәйдуллина, София Гарифуллина, Диана Сәфәрова, Инна Яркова лаек булды. “Хатын-кыз – галимә” номинациясендә җиңүче буларак Казаннан Диана Әбделганиева һәм Гүзәл Зыятдинова табылды.

Бүләкләү иҗат коллективлары һәм җырчылар катнашындагы җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды.

  • Конкурсның оештыручысы һәм инициаторы - "Татарстан хатын-кызлары" төбәкара иҗтимагый оешмасы. Татарстанның профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкил - конкурсның партнерлары. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев