Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата премия тапшырылачак

Беренче урынга – 15, икенче урынга – 10, өченче урынга – 5 мең сум күләмендә акча тапшыру каралган.

16 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә “Ел китабы - 2017” бәйгесендә җиңүчеләрне акчалата премия белән бүләклиячәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Милли китапханә фәнни-методик бүлегенең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева әйтте.

“”Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премия тапшырачакбыз. Беренче урынга – 15 мең, икенче урынга – 10 мең, өченче урынга – 5 мең сум. Кызыксындыру бүләгенә лаек булганнарга Татарстан китап нәшрияты сертификатлар тапшыра”, - диде Зәйнәп Җамалиева.

Аның сүзләренчә, бүләкләр тапшыру тантанасы әдәби-музыкаль кичә формасында уздырылачак. Анда шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре дә катнашачак.

  • “Ел китабы - 2017” бәйгесендә барлыгы Татарстан республикасының район һәм шәһәрләреннән 1510 китапханә катнашкан. Бәйгедә барлыгы 328 китап каралган. Җиңүчеләр исемлеге жюри әгъзалары тарафыннан 15 март көнне билгеләнгән. Аларны алты номинация буенча ачыклаганнар.

“Ел китабы - 2017” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 16 апрель көнне 11 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узачак.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев