Саба таңнары

Элеккеге бәрәңге юк инде хәзер

Өстәлдә бәрәңге булмаса, күңелгә нидер җитми башлый. Башка яшелчәләргә караганда, өстенлекне барыбер аңа бирәбез. Соңгы елларда авыл халкы аны күпләп утырт­маса да, бәрәңге ашаудан берәүнең дә баш тартырга уйлаганы юк әле. Әйтүләренчә, быел "икенче икмәк" алдагы еллар белән чагыштырганда яхшырак. Кемдер уңыш бик яхшы дип мактанса, елына күрә ярый инде...

Реклама

Өстәлдә бәрәңге булмаса, күңелгә нидер җитми башлый. Башка яшелчәләргә караганда, өстенлекне барыбер аңа бирәбез. Соңгы елларда авыл халкы аны күпләп утырт­маса да, бәрәңге ашаудан берәүнең дә баш тартырга уйлаганы юк әле.


Әйтүләренчә, быел "икенче икмәк" алдагы еллар белән чагыштырганда яхшырак. Кемдер уңыш бик яхшы дип мактанса, елына күрә ярый инде диючеләр дә юк түгел. Соңгы яуган яң­гырлар бәрәңгенең черүенә китергән. Авыл халкы шулай дип зарлана. Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Салаватовлар кебек бәрәңге игүчеләр булганда, "икенче икмәк"сез калмабыз анысы. Бу якларда, гомумән, халык бәрәңгедән ваз кичмәгән әле. Башка районнарда күпләр йорт янындагы кишәр­легенә дә печән чәчкән бер заманда, биредә гомер итүчеләр читтәге бакчаларын да ташламаган.

Августта ук керештек

Фәргат абый белән Сәлимә апа да әнә ничә еллардан бирле ике бакча бәрәңге утырта. 40 сутый чамасы җирдә "икенче икмәк" үсә. Трактор сатып алганнар да, үз бакчаларын гына түгел, ярты авылның җирен эшкәртеп, утыртып, казып бирәләр. Фәргат абыйның сукасы да, утырткычы да, бәрәңге алгычы да бар. Алгычын да, кечкенә бакчаларга яраклаштырып, бер буразнаны гына эшкәртә торган итеп көйләп куйган. Быел печән чапкычы да алып кайткан әле.


- Бәрәңге казу эшенә без август ахырларында ук керештек, - ди Фәргат абый. - Узган елга караганда уңыш яхшырак чыга.


Икесе дә лаеклы ялда булса да, тик тормыйлар. Хуҗалыкта үз эшләрен булдырганнар. Ике сыер, бозаулар асрыйлар, яшелчәләр үстерәләр. Ике балалары шәһәргә китеп урнашкан. "Терлек ка­рауның, бакча тотуның бер авырлыгы юк, - ди Салаватовлар. - Урнаштыру гына - проблема. Бозау үсеп җиткәннән соң кая куярга белми аптырыйсың. Дөрес, килеп алучылар бар, әмма аларда ит бәясе арзан. Сөт белән дә шул ук хәл. Сыер тотуның файдасын күрми башлагач, аптыраганнан халык бетерде инде. Без үзебез дә моңа кадәр дүрт сыер тоттык, хәзер киметергә булдык".

Үзебез сатабыз

Салаватовлар җитештергән продукцияне үзләре сатарга тырыша. Шунсыз файда калмый, диләр. Яшел Үзән шәһәренә барып, үзләреннән арткан бозау итен дә, бәрәңгесен дә даими клиентларына саталар.


- Без бит халыкны алдап сату итмибез, - ди Фәргат абый. - Берсендә шулай бер әби, улым, монда биш чиләк бәрәңге юк, ди. Әйдә, бушатабыз да, кабаттан тутырам, артыгы чыга икән, алып калам, дим. Биш чиләктән артык чыкты. Билгеле инде, бөтенесен дә бирдем, алып калмадым. Алар бит бу хакта бер-берсенә сөйли. Әнә шулай халык ышанычын аклап эшләгәндә генә тормышың бара ул.


Заманында берәр машина бәрәңге саткан еллары булган. Берсендә 140 капчык бәрәңгене берничә сәгать эчендә алып бетергәннәр. Хәзер аның кадәр алмыйлар, ди Фәргат абый. Көненә 20 капчык сата алсаң да рәхмәт. "Кеше алсын гына. Бишенче катка кадәр күтәреп менгән чаклар булды. Хәзер үзебез дә картая башладык. Хәер, бәрәңге дә элеккеге кебек үсми инде, начаррак чыга. Саклап булмый башлады, чери", - ди ул.

Тәмле бәрәңге

Бүген авылларда орлык бә­рәңгесе табу да кыен. Бу хакта аграр министрлыкта да беләләр. Үзебезнең галимнәр уйлап тапкан сортларны авыл җирлекләре башлыклары халыкка алып кайтып бирергә тиеш, диләр. Әмма бер килосы 50-60 сум торган бәрәңгене авыл халкы күпләп ала алмый. Җырларда җырланган йодрык кадәрле эре бәрәңге уңышы ала алмагач, халык җирләрен ки­метергә мәҗбүр. Ярый ла Яшел Үзән районы Чувашия Республикасы белән чиктәш урнашкан. Ул як халкы орлыкны алардан ала. Әйтүләренчә, Чувашия бәрәңгесе яхшырак үсә. Аларда сорт белән эшләү алга киткән. "Бөтен Казан, Яшел Үзән базарында алар бәрәңгесе сатыла бит", - диләр. Чувашия халкы гектарлап "икенче икмәк" үстереп, көн күрә икән. Алардан күреп, Салаватовлар да "Колобок", "Удача" дигән сортлар алып кайткан булганнар.



"Колобок" җәй буе ап-ак чәчәктә утырды, бөтен кеше сокланып китә иде, килеп караучылар да булды. Казымас борын орлыгын сорадылар. Әмма уңышы гына көтелгәнчә булмады. Күп өлеше язга череп чыкты. Ләкин баш тартып та булмый, чөнки әлеге бәрәңге ашап туймаслык тәмле", - ди хуҗалар. Башка сортлардан аермалы буларак, суны бик күп ярата икән. Иңкүлекле, юеш бакчалар өчен менә дигән. Быелгы яңгырлы ел аңа бик килешкән, шактый уңыш алырга өмет итәләр, череге дә күп түгел икән.


- Узган ел берсе помидорлар арасында тишелеп чыкты, хатын су сибеп үстерде. Бер төптән 16 бәрәңге чыкты, черекләре булмады, - ди Фәргат абый.



Сездә уңыш ничек?



Вадим Захаров, җырчы:


- Кукмара районының Пчеловод авылында быел бәрәңге шактый мулдан үскән. Казучылар бар инде. Без әлегә алмадык. Көннәр матур торса, шушы араларда керешербез дип торабыз. Әтинең үзе җыйган казыгычы бар, үзебезнекен дә, авылдашларныкын да шуның белән казып бирә.

Илназ Хөҗҗәтов, "Актаныш таңнары" газетасы баш мөхәррире:


- Актаныш якларында да бәрәңге яхшы үсте. Күпләр шулай ди. Әлегә казып алмадык, бу эшкә районда бик аз кеше генә кереште. Бакчадагы уңыш күпме булыр икән дип кызыксынып казып караган идем. Бер төп кызыл бәрәңге бер чиләк була язды. Үземнең дә ис китте. Ә менә сары бәрәңге аның кадәр яхшы үскән дип мактана алмыйм.

Илмир Измайлов, Пенсия фондының Чүпрәле районындагы бүлеге җитәкчесе:


- Районда иген бик уңмагач, бәрәңгедән дә куркып торган идек. Әмма, шөкер, шигебез юкка булган икән. Уңыш яхшы. Шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да шулай ди. Июль, август айларында яуган яңгырлар бәрәңгегә бик килеште. Зарланучы юк. Хәзер шуны вакытында җыеп алырга кирәк инде.

("Ватаным Татарстан", /№ 129, 04.09.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: