Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электричкага бәяләр артты

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елның декабрендә кабул ителгән карары белән республикада шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртү тарифларын күтәрде.


Шулай итеп, хәзер электричка маршрутындагы 10 чакрымлы зонаның беренчесеннән икенчесенә кадәр барган өчен 22 сум, өченче 10 чакрымлы зонадан барган өчен һәр зонага өстәмә рәвештә 18 сум, дүртенчедән сигезенчегә кадәр һәр зона өчен 16 сум, тугызынчыдан унөченчегә кадәр һәр зона өчен 14 сум, үндүртенчедән егерменчегә кадәр һәр зона өчен пассажирга 12 сум түләргә кирәк.

Чыгымнар артуга карамастан, шәһәр яны электричкаларына билет бәяләре 2013 елдан үзгәртелгәне булмады дип белдерәләр, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында. Бүгенге көндә Татарстан халкына бер 10 чакырымлы зона өчен уртача тариф Түбән Новгород, Свердловск, Оренбург өлкәләреннән 1,5 тапкырга, Самара, Киров, Сарытау өлкәләреннән, Мордовия, Марий Эл, Башкортстан Республикаларыннан ике тапкырга, ә Чувашиядән өч тапкырга очсызрак төшә, диләр.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев